16+

Яңа елга фейерверк һәм салютларны ничек сайларга?

Яңа ел бәйрәмнәрен фейерверклар һәм салютлардан башка күз алдына да китерүе кыен. Алар тантананың ямен арттыра һәм истә калырлык итә. Әмма шуны истә тотарга кирәк: сыйфатсыз пиротехникадан файдалану җитди җәрәхәт алуга яки янгын чыгуга китерергә мөмкин.

Яңа елга  фейерверк һәм салютларны ничек сайларга?

Яңа ел бәйрәмнәрен фейерверклар һәм салютлардан башка күз алдына да китерүе кыен. Алар тантананың ямен арттыра һәм истә калырлык итә. Әмма шуны истә тотарга кирәк: сыйфатсыз пиротехникадан файдалану җитди җәрәхәт алуга яки янгын чыгуга китерергә мөмкин.

Әлеге уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Татарстан халкына үз киңәшләрен бирә.

ПИРОТЕХНИКА САТЫП АЛГАНДА НӘРСӘГӘ ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ?

1. Сату өчен әзерләнгән барлык пиротехника эшләнмәләре тәңгәллек декларациясе һәм сертификациясе формасында, Таможня берлегенең «Пиротехник эшләнмәләр куркынычсызлыгы турында» ТР ТС 006/2011 Техник регламенты таләпләренә җавап бирергә тиеш. Бу – пиротехник эшләнмәләрдә Таможня берлеге (ЕАС) әгъзалары булган дәүләтләр базарында продукциянең әйләнештәге бердәм билге маркировкасы булырга тиеш дигән сүз.

2. Сатып алучылар сатучыда товарга яраклылык сертификаты (декларациясе) булуына инанырга тиеш.

3. Эшләнмәнең кабында яраклылык вакыты турында мәгълүмат, саклау һәм утильләштерү буенча таләпләр, шулай ук җитештерүче яки башкаручы турында мәгълүмат күрсәтелүе шарт.

4. Һәр пиротехник эшләнмәнең аны кулланудагы чикләүләр һәм янаган куркынычлар турында мәгълүмат урын алган инструкциясе булуы шарт. Рус телендәге инструкция эшләнмәнең корпусында яки кабында булырга, тексты аңлаешлы, яхшы укылырга тиеш.

5. Яше 18гә җитмәгән гражданнарның пиротехника сатып алырга хакы юк (әгәр җитештерүче башка яшь чикләвен билгеләмәсә).
6. Фейерверк сатып алганда эшләнмәнең тышкы кыяфәтенә һәм бизәлешенә игътибар итәргә кирәк. Формасы үзгәргән яки кабы бозылган товар сатып алмагыз.


ФЕЙЕРВЕРКЛАРНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?

1. Фейерверкларны коры урында, үз кабында сакларга киңәш ителә.

2. Пиротехник эшләнмәләрне дымлы яки һава температурасы югары булган (+30 градустан артык) бик коры бүлмәдә, бик тиз ут каба торган әйберләр, җылыту приборлары янында сакларга ярамый.

3. Фейерверкны кесәдә яки машинада йөртү тыела.

4. Елның салкын вакытында пиротехник эшләнмәне ягып җылытыла торган бинада саклау кулай. Юкса фейерверк дымланырга мөмкин.

5. Дым тарткан фейерверкларны җылыту приборлары, мисал өчен, көнкүреш феннары кулланып киптерү катгый тыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading