16+

Яңа елга әзерләнә башларга да була: Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын бүген кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра.

Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстан районнарыннан китерелгән ит, казылык  продукциясе, сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер  продукциясе сатып ала ала, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.  
 
Шәһәр халкына үзләренә кирәк продукцияне ярминкә мәйданчыкларында  ук хәбәр итә мөмкинлеге бар. Моның өчен стендларда махсус әрҗәләр   куелган яисә “Кайнар линия”гә шалтыратып та әйтеп була.   
       
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай ук  ярминкәләр уза торган мәйданчыкларның адресларын, продукция ассортиментын белешергә, теләкләр һәм искәрмәләр калдырырга мөмкин.

Халкының күпчелеге өчен шимбә көнне ярминкәләргә йөрү гаилә  традициясенә әверелде, ә кайберләре инде Яңа елга әзерләнәләр, бәйрәм  өстәленә  күркә, каз, үрдәк  сатып алалар. Бәйрәм мәшәкатьләрен соңгы  көнгә калдырырга яратмаучыларга ашыгырга  кирәк. Яңа  елга  кадәр  фермер продукциясен алып калу өчен нибары өч ярминкә калды. Алар 14, 21 һәм 28 декабрьдә узачак.

Фермерларның һәм сатып алучыларның эшен җиңеләйтү өчен    электрон ярминкә мәйданчыгы эшли, адресы: yarmarka16.ru.

Пенсионерларны барлык ярминкә мәйданчыкларында кайнар чәй һәм  пешкән камыр ризыклары белән сыйлыйлар, ә Мәскәү районында зур казанда пылау пешерелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading