16+

Яңа фатирга күченгән гаиләләр Президентны кунакка чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай, Әлки районнарында эшлекле сәфәрдә булды.

Яңа фатирга күченгән гаиләләр Президентны кунакка чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай, Әлки районнарында эшлекле сәфәрдә булды.

Президент «Чистай» индустрия паркында яңа резидентларның берсе - «Татремстрой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең төзелеп килүче заводы белән танышты. Биредә Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татарстанның газлаштыру, энергияне сакчыл файдалану технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» дәүләт казна учреждениесе белән пенополиуретан торбалар җибәрү турында һәм Чистай дәүләт казна учреждениесе арасында берьюлы ике килешү төзелде. «Чистай» индустрия паркында эшләп килүче компания­ләр җитештерү мәйданнарын арттырырга җыена. Әйтик, «Диотех» җәмгыяте исәпләү җайланмалары җитештерергә ниятли: 50 хезмәткәр елына 72 мең шундый исәпләгеч эшләп чыгарып, елына 216 миллион сум табыш китерер дип планлаштыралар. «БИО Технологии Чистополь» җәмгыятендә аксым концентраты, каты биоягулык һәм сахаридлы сироплар җитештерергә уйлыйлар. Тагын бер табыш китерергә тиешле, көтелгән проект - сыегайтылган газ җитештерү. Әлегә индустрия паркында сәгатенә 1 тонна продукция җитештерә торган җайланма эшләп тора. 2030 елга төп максат - сәгатенә 24 тоннага кадәр сыеклатылган газ эшләп чыгару.

Сәфәр кысаларында Татарстан Президенты 24 гаиләне өй туе белән дә котлады. Алар яңа фатирларын тузган торактан күченү программасы буенча алганнар. Рөстәм Миңнеханов гаилә әгъзаларын фотога төшереп, Инстаграм челтәренә дә урнаштырды.

Чистайның капиталь төзекләндерелгән 1нче гимназиясендә укытучылар, укучылар белән очрашканнан соң, кунаклар үзәк стадионны карады. Стадион инде 1975 елдан бирле эшләп килә. Ул халык өчен бик кирәкле: җәен анда футбол уйныйлар, кышын ул боз белән каплана. Сабан туе бәйрәме дә шунда уза. Бүген исә спорт комплексы заманча итеп яңартылган. Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Айрат Хәйруллин:
- 90нчы елларда Чистай кат­лаулы икьтисади шартларда үсәргә мәҗбүр булса да, хәзер киредән сәнәгать үзәгенә әйләнә бара. Президентыбыз ярдәмендә тормыш уңай якка үзгәрә. Шәһәр матурланган. Яңа җитештерү үзәкләре, стадион ачылды. Яшьләр туган якларында калырга омтыла. Чистайда яшәү престижлыга әйләнә бара, - диде.
Рөстәм Миңнеханов та, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та Чистайда үзгәрешләрнең сизелерлек булуына басым ясады.

- Борынгы Чистайны торгызу буенча зур программабыз бар. Шәһәрне туристлар, биредә яшәүче халык өчен тагын да кызыклырак, матуррак итәргә телибез, - дип фикерләре белән бүлеште Президент.
Стадион төзелеше буен­ча эшләр әле төгәлләнмә­гән. Әлеге стадионны яңарту белән шөгыльләнгән «Татнефть» компаниясе бе­лән килешенеп, бинаның түбәсен яптырачаклар. Шул рәвешле, киләчәктә стадион ел дәвамында эшли торган урынга әйләнәчәк.
Чистай районында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашу барышында Марат Әхмәтов Татарстанда урып-җыю эшләрендәге соңгы мәгълүматларны да җиткерде.



- Хәзерге вакытта республикада 4 миллион 35мең тонна икмәк җыеп алынган. Тагын 500 мең гектар җирдә урып-җыю эшләрен төгәллисе калды.Бер караганда, бу бер хуҗалыкның басуы кадәр генә җир, - диде ул.
Чистайдан Президент бе­лән депутатлар Әлки районына юл тоттылар. Район үзәге - Базарлы Матакта «Ләйсән» бассейны ачылышында катнаштылар. Ике тапкыр Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров әлеге бассейнны югары бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Казанда узган Су спорты буенча дөнья чемпионатында кулланылган бассейннарны саклап калып, өчесенең берсен Әлкигә күчерүләренә сөенәм. Анда күнегүләр узган, ярышкан, җиңүләр яулаган дөнья чемпионнарының энергетикасы хәзер бу бассейнда шөгыльләнүче яшьләргә күчәр, мөгаен. Алар арасында да Олимпия призерлары, дөнья чемпионнары үсеп чыгар дип өметләнәм. Иң мөһиме - район халкына сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде Ирек Зиннуров. Җитәкчеләр соңгы 20 ел эчендә Әлкинең танымаслык булып үзгәрүен дә искәрттеләр.
- Бүген безнең төп максат - татарстанлылар өчен шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә авылларда яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру. Авыл - безнең традицияләрнең нигезе, авыл хуҗалыгының терәге. Без, үз чиратыбызда, алга таба да, авыл җирен, авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән программаларга, проектларга теләктәшлек күрсәтәчәкбез, - диде Президент.

1. Шабановлар гаиләсе Президентны яңа фатирда кунак иттеләр.

2. Казаннан бер бассейн Базарлы Матакка күченде.



Фотолар: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading