Шәһри Казан

Яңа сезон, «Зәңгәр шәл», Мәйсәрә-Айгөл...

Кәрим Тинчурин үзенең «Зәңгәр шәл» әсәрен 1926 елда иҗат итә һәм аны шул елны сәхнәләштерәләр. Беренче мәртәбә Мәйсәрә ролен артист Рокыя Кушловская, ә Булатны Кәрим Тинчурин үзе уйный. Аннары Мәйсәрә ролен башкару Галия Кайбицкая, Рауза Хәйретдинова, Флера Хәмитова, Фәридә Сафина, Венера Ганиева, Илсөя Төхвәтуллина, Гүзәл Минаковаларга насыйп була. Булат ролендә...

Реклама

Кәрим Тинчурин үзенең «Зәңгәр шәл» әсәрен 1926 елда иҗат итә һәм аны шул елны сәхнәләштерәләр. Беренче мәртәбә Мәйсәрә ролен артист Рокыя Кушловская, ә Булатны Кәрим Тинчурин үзе уйный. Аннары Мәйсәрә ролен башкару Галия Кайбицкая, Рауза Хәйретдинова, Флера Хәмитова, Фәридә Сафина, Венера Ганиева, Илсөя Төхвәтуллина, Гүзәл Минаковаларга насыйп була. Булат ролендә Ситдыйк Айдаров, Азат Аббасов, Мәсгут Имашев, Наил Әюпов, Әсхәт Хисмәтов, Нариман Гарифуллин, Рамил Төхвәтуллин уйный.
«Зәңгәр шәл»нең соңгы куелышы Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан сәхнәләштерелде. Быелгы сезон 28 сентябрьдә әлеге спектакль белән ачыла. Анда Мәйсәрәне Казан дәүләт консерваториясе аспиранты Айгөл Хәйри, Булатны Ирек Кашапов уйный.
Әлеге спектакль өчен Роза Байбекова җитәкләгән тегү цехында артистлар өчен күлмәк, баш киемнәре, калфак - барлыгы 213 әйбер тегелгән. Чәчтарашлар Рәшидә Хисмәтова, Галина Әюпова һәм Галина Козлова кызларга чын чәчләрдән ундүрт толым, биш абыстайга парик, катнашучы ир-егетләрнең һәркайсына сакал-мыеклар ясаган. Кызлар кулындагы кулъяулыкларны, тугыз алъяпкычны, сигез метрлы тукыманы артист Ләйсән Фәйзуллина үз куллары белән чиккән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: