16+

Яңа терминал да халыкара дәрәҗәдә!

«Казан» халыкара аэропортында 1А терминалы тест режимында эшли башлады. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкалабыз мэры Илсур Метшин да катнашты.

Яңа терминал да халыкара дәрәҗәдә!

«Казан» халыкара аэропортында 1А терминалы тест режимында эшли башлады. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкалабыз мэры Илсур Метшин да катнашты.

Чара кысаларында, алар иң беренче тимер юл вокзалына юл тоттылар һәм анда алып барылган реконструкция эшләре белән таныштылар. Ә аннан соң исә, тимер юл буйлап, аэропортка киттеләр.
Тимер юл вокзалында алып барылучы реконструкция эшләре - ул «Казан» станциясеннән аэропортка илтүче интермодаль юл төзүне оештыру проектының бер этабы гына. Проектның гомуми бәһасе 11 миллиард сум. Узган ел, әлеге проектны тормышка ашыру өчен, 3,1 миллиард сум бүлеп бирелгән булган. Әмма, саннар зур булса да, шунысы күңелгә якын - проект «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан инвестицияләнә.
Төзекләндерү эшләре тулысынча тәмам булганнан соң, тимер юл вокзалыннан «Казан» халыкара аэропортына электричка белән, бернинди бөкеләрдә дә утырмыйча, егерме биш минутта барып җитәргә мөмкин булачак. Чөнки поездның тизлеге сәгатенә 140 километр тәшкил итәр дип көтелә.
Ә терминалга килсәк, аны төзү эшләре 2009 елда ук башланган иде. Терминалның мәйданы егерме мең квадрат метр. Ул елына миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтер дип көтелә. Проектның бюджеты ике миллиард сум тәшкил итә.
Яңа терминалда уңайлы көтеп тору урыннары, унтугыз теркәү өстәле, алты паспортны тикшерү кабинасы, дүрт махсус контроль пункты һәм кибет, ашханә, бизнес-зал, балалы пассажирлар өчен аерым бүлмә дә каралган. Биредә шулай ук инвалидлар яки сәламәтлекләре начар булганнар өчен махсус пандуслар, лифтлар, ике якка да ачылучы аерым ишекләр, машина кую урыннары да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading