Транспорт чараларының көйле эшләве, хәтта иминлек тә ягулык-майлау материалларына нык бәйле. Шушы мәсьәләләргә кагылышлы фикерләре белән уртаклашуын сорап, республиканың «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе» дәүләт учреждениесе җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәмигуллинага мөрәҗәгать иттем.
- Идарә хезмәткәрләре бу көннәрдә нинди эшләр белән мәшгуль?
- Татарстанда хәзер мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара. Мондый максатчан чаралар планлы тәртиптә оештырыла. Айлык тәмамланды да эш бетте түгел. Республикада транспорт чараларына ягулык салу белән 1016 станция шөгыльләнә. Аларны даими күзәтчелектә тотабыз. Быелның 9 аенда 436 АЗСтан һәм нефть продуктлары базаларыннан 800 проба алынды. Тикшерүләр барлык ягулыкның 2 проценттан азрагы гына ГОСТ таләпләренә туры килмәвен күрсәтте.
- Дизель ягулыгына аерым тукталыйк әле.
Бу төр ягулыкны кулланганда кайбер нечкәлекләргә бик игътибарлы булу зарур. Ел фасыллары буенча җәйге чор 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр алына. Язгы күчеш чоры - 1-30 апрель, көзгесе - 1-31 октябрь. Кышкы чор 1 ноябрьдән башлап 31 мартка кадәр. Дизель ягулыгы С; Е һәм 2 нче класс төрләренә бүленә. Җәйге чорда - С, язгы һәм көзге күчеш аралыкларында Е маркалы дизель ягулыгы кулланыла. Кышкы чорда транспорт чарасына фәкать 2 нче класслы дизель ягулыгын гына салырга кирәк. С төрендәгесе - 5 градуста, Е төрендәгесе 15 градуста кристаллашып туңа. Кышкы 2 нче класслы дизель ягулыгы 22 градуста куера башлый, ә салкынга соңгы түземлелек чиге - 32 градус. ГОСТ таләпләре буенча, дизель ягулыгында су катнашмасы 1 килограммга 200 миллиграммнан артмаска тиеш. Юлда ашыгырга-кабаланырга кирәкми, АЗСта дизель ягулыгының марка билгесен игътибар белән карау яки АЗС хезмәткәрләреннән белешү мәслихәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар