16+

Якыная ерак аралар

Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиянең Анталия провинциясенә сәфәр кылып кайтканнан соң, шушылай дип авыз тутырып әйтергә җирлек бар.

Якыная ерак аралар

Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиянең Анталия провинциясенә сәфәр кылып кайтканнан соң, шушылай дип авыз тутырып әйтергә җирлек бар.

Бу юлларны укучылар, тагын ничек якынаймак кирәк инде, болай да безнең туристлар Анталия юлына чүп төшерми, дияр. Әмма хәзер сүз ике арада туристлык элемтәләрен үстерү турында гына бармый. Икътисади яктан югары үсештә булган бу ике төбәк авыл хуҗалыгы, кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәләрендә дә тыгыз хезмәттәшлек итәргә җыена.
Анталия төбәген россиялеләрнең күбесе Төркиянең туристлык үзәге дип кенә белә. Биредәге Урта диңгез ярларына ел дәвамында төрле илләрдән миллионлаган турист агыла. Без дә хәзер җәйге сезонда анда бакча артына чыккан кебек кенә барып килергә өйрәндек. 2507 км ераклыктагы Казан-Анталия арасын очкычта үтү өчен дүрт сәгатьләп кенә вакыт китә. Тик хәзергә Казанны Анталия белән туры чартер рейслары бары туристлык сезонында гына бәйли. Башка вакытта бу төбәккә барыйм дисәң, башта Истанбулга очарга, аннан Анталиягә баручы самолетка күчеп утырырга кирәк. Ике арада хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшкәннән соң, Казан-Анталия маршрутында даими очкычлар хәрәкәтен оештыру ихтыяҗы туа. ТР Президенты сәфәре вакытында шундый туры авиарейслар оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Ул Анталия төбәгеннән безгә туристларны күпләп җәлеп итүгә дә этәргеч булачак. Татарстан делегациясе составында сәфәр кылган ТРның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, Анталиядә Татарстанның туристлык потенциалы аерым тәкъдим ителгән. «Безнең бурыч - Анталия төбәгендә туристлар кабул итүче компанияләр белән тыгыз элемтәләр урнаштыру. Бу алар ярдәмендә Татарстанга, Казанга турлар оештыру өчен кирәк», - ди ул. Комитет рәисе ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта журналистларга хәбәр иткәнчә, якын араларда Төркиянең туристлык компанияләре вәкилләре, Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен якыннан өйрәнү өчен, Казанга киләчәк.
Сәфәр вакытында ТРның Туристлык буенча дәүләт комитеты белән Төркиянең Atlasjet авиакомпаниясе арасында хезмәттәшлек килешүе дә имзаланган. Әлеге ширкәт бүген Истанбул-Түбән Кама маршруты буенча хезмәт күрсәтә. Киләчәктә аның Истанбулдан Казанга да даими рейслар ачарга теләге бар.
Сергей Иванов белдергәнчә, әлеге юнәлештә хезмәт күрсәтүче «Төрек һава юллары»ның көндәше барлыкка килүдән пассажирлар отачак кына.
Анталия төбәге Татарстанга, туристлыктан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен үстереп сату, кече һәм урта бизнесны үстерү тәҗрибәсе белән дә кызыклы. Төркия эшмәкәрләре, аерым алганда, безгә килеп күркә үрчетү тәкъдиме белән чыккан. Анталиядә шактый вакыт яшәп бакчачылык серләрен үзләштергән эшлекле милләттәшләребез исә тарихи ватаннарына килеп алма бакчалары үстерү турында хыяллана икән. ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов белдергәнчә, Төркиянең кече һәм урта бизнес компанияләре Татарстандагы кече индустриаль паркларга килеп эшләү теләген белдерә. «Киләчәктә Төркиянең кече һәм урта эшмәкәрлек ширкәтләре безнең муниципаль сәнәгый мәйданчыкларның резидентлары булыр дип ышанабыз», - ди Якупов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading