16+

Ял итәр вакыт җитте: балалар Татарстан лагерьларында бушлай ялга өмет итә аламы?

Озын-озак җәйге каникуллар җитүгә, ата-аналарның тагын бер баш бәласе башлана. Син эштә булганда, мәктәпкә йөрмәүче балаларны кая куярга да кем тәрбиясенә калдырып китәргә.

Озын-озак җәйге каникуллар җитүгә, ата-аналарның тагын бер баш бәласе башлана. Син эштә булганда, мәктәпкә йөрмәүче балаларны кая куярга да кем тәрбиясенә калдырып китәргә.

Ярый ла кул астында гына әби-бабай булса, тыныч күңел белән өч айга балаларны алар карамагына калдырып китәр идең. Ә алар булмаса? Менә шуңа да республикада балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары эшли. Бала өчен дә җәй көнен компьютер алдында түгел, ә яшьтәшләре белән үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек бу.

Быел Татарстанда 218 мең 672 бала җәйге каникулларын ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында үткәрә. Моның өчен республикада 118 стационар лагерь, 9 санатор-курорт оешмасы, 79 чатыр тибындагы лагерь эшләячәк. Баланы лагерьга инде 1 июньнән үк биреп була. 31 сәламәтләндерү оешмасы сабыйларны кабул итәргә әзер икән инде.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сүзләренчә, быел балаларны ял иттерү өчен, республика бюджетыннан 1 миллиард 537 миллион су акча бүлеп бирелгән.
– Кара диңгез яр буенда 5750 бала ял итәчәк. Безнең сабыйлар өчен Краснодар краенда – өч, Кырым республикасында ике лагерь әзерләнгән. Диңгез буенда ял итәсе килгән балалар саны күп булганга, без ел саен ял итү урыннарын арттырып торабыз, – ди Дамир Фәттахов.
Аерым категориядә булган, мөмкинлекләре чикле, күп балалы яки аз керемле гаиләдә үскән балалар лагерьларда бушлай ял итә ала. Моның өчен республика 54 831 юллама әзерләгән. 2017 елдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсуслашкан сменалар булдырылган. Күзләре начар күргән, ишетмәүче, шикәр диабеты, ДЦП авырулары белән интеккән 573 бала дәүләт хисабына шундый сменаларда ял итәчәк.

450 бала данлыклы «Артек» лагеренда да ял итә ала. Моның өчен «Артек»ның махсус системасында теркәлергә кирәк. Автоматлаштырылган система, балаларның ­шәхси уңышларына, җиңүләренә карап, кайсы бала лагерьга эләгәсен үзе сайлап ала. Мондый мөмкинлек откан балаларны лагерьга республика үз хисабына илтә.
Татарстанда балалар лагерьларына юлламалар сату буенча сынау режимында онлайн сервис гамәлгә кертелә әле. Ул чит илдә кунакханәләр сайларга ярдәм иткән booking.com системасын хәтерләтәчәк. Министр сүзләренчә, әлеге сервис ата-аналарга өйдән чыкмыйча гына балалары өчен уңышлы ял оештырырга ярдәм итәчәк. Сынау режимында бу программа «Пламя» (Казан), «Пионер» (Яшел Үзән районы), «Чайка» (Биектау) һәм «Мечта» (Яшел Үзән) лагерьларында эшләячәк. Киләсе елдан барлык балалар сәламәтләндерү лагерьлары шушы системада эшләячәк. Ата-аналар юлламаны да онлайн режимда сатып ала алачак.
– Аларга бары тик бер тапкыр квитанция белән «Лето» үзәгенә килеп, юлламаны алып китәргә туры киләчәк, – ди Дамир Фәттахов.

«Лето» Республика үзәге директоры, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия секретаре Раил Моратшин сүзләренчә, 1950-1960 елларда төзелгән лагерьлар тулысынча яңадан үзгәртеп корылачак. «Лето – детям» дигән махсус проект буенча аларга алмашка яңа биналар салына. Шулай ук республиканың һәр районында балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагере булдыру уе белән йөри икән җитәкчеләр. Әлегә Татарстанның дүрт районында мондый ял үзәкләре юк. Алар балаларын күрше районнарда ял иттерә икән. Кайбер райондагы ял үзәкләре бик тау­шалган, күбесендә эчәргә яраклы суга кытлык.
– Әйтик, Кама Тамагы районында «Волга» лагере утрауда булу сәбәп­ле, су белән проблемалары бар. Шуңа күрә район башлыгы тулысынча яңа лагерь төзергә булды. Моның өчен җир бүлеп бирелгән инде. Башка районнар да хәзер шул юнәлештә эшли. Ләкин лагерь төзү өчен җир табу авыр процесс, – ди Раил Моратшин.


Балаларның җәйге ялы бе­лән бәйле сорауларыгыз ­булса, 293-12-91 ­телефоны аша шалтырата аласыз. Телефон тәүлек дәвамында эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading