Казанда быелның 1 октябренә эшсезлек күрсәткече 0,62 процент тәшкил итте. Бу - соңгы 20 елдагы иң уңай күренеш.
Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, Мароккода эшсезлек 7 процент. Туниста исә 10 миллион халыкның 15 проценты төп хезмәт урыны булмаудан тилмерә. «Мәшгульлек үзәкләренә ел башыннан 17 мең кеше эш эзләп мөрәҗәгать итте, шуларның 13 меңе хезмәткә урнаштырылды. Кая урнашуы төгәл ачыкланмаган 3802 кеше генә калды», - диде шәһәрнең халыкның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Валерий Корнеев.
Башкалада бүген дә 1302 предприятиедә һәм оешмада 21 мең 224 вакансия, ягъни буш эш урыны бар. Шуларның 78 проценты - эшче һөнәрләр. «Төп хезмәт урыны булмаганнарның 63 проценты - югары һәм урта-һөнәри белемлеләр. Аларның күбесе гади эшче булып урнашудан баш тарта. Хәзерге яшьләр, гомумән, иртәнге 8 сәгатьтән кичке 5кә кадәр режимлы хезмәтне яратмый», - ди Валерий Корнеев. Мәгълүматларга караганда, Япониядә предприятиеләрдә 5 сәгать кенә хезмәт куялар. Кеше 8 сәгатьнең 5 сәгатен генә җитештерүчән эшли, дигән нәтиҗәгә килгән японнар. Димәк, бездә дә Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү чоры якынлаша, ахрысы.
«Эшсезләргә шәхси эшкуарлык эшчәнлеген башлауга теләктәшлек программасы да гамәлдә. Быел әлеге максатларга 7 миллион сумга якын акча билгеләнде. 2009-2012 елларда шәхси эшчәнлеген башлаган тәвәккәл гражданнарның 36 процентының бизнесы гөрләп бара бүген», - диде Валерий Григорьевич.
Казандагы 288 предприятие киләсе ел өчен чит илләрнең 17 мең гражданына квота барлыгын хәбәр иткән. Беренче чиратта үзебезнекеләргә эш бирергә кирәк кебек. Әмма безнекеләр башкарырга теләмәгән вазифаларга чит илләрнекеләр берсүзсез ризалаша.
Мәсьәләгә карата фикерләрен белдереп, мэр Илсур Метшин: «Казанда эшсезләр саны кимүе сөендерә. Ләкин предприятиеләрдә 50-55 яшьлекләрне эшкә алмау кебек тискәре күренешләр күзәтелә. Балаларны хезмәткә өйрәтеп үстерергә кирәк. Үзең эшләп тапкан акча кадерле була ул. Киләсе җәйге каникулларда эшләячәк өлкән сыйныф укучыларына түләү өчен бюджетта акча каралачак», - диде. Узган җәйдә 5558 үсмер егет һәм кыз, вакытлыча эшләп, хезмәт хакы алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар