16+

Ялларны Зөя шәһәрчегендә уздыр

Татарстан - Яңа ел каникулларын уздыру өчен иң популяр шәһәрләр исемлегендә. Декабрьнең соңгы көннәрендә үк республикага чит шәһәр-төбәкләрдән туристлар агыла башлады.

Ялларны Зөя шәһәрчегендә уздыр

Татарстан - Яңа ел каникулларын уздыру өчен иң популяр шәһәрләр исемлегендә. Декабрьнең соңгы көннәрендә үк республикага чит шәһәр-төбәкләрдән туристлар агыла башлады.

Казанның үзеннән тыш, алар Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай һәм Тәтеш белән дә кызыксына. Раштуа бәйрәме чорында туристлар бигрәк тә Зөя утрау-шәһәрчеген үз итә.

«Зөя утрау-шәһәрчеге музее» директоры Артем Силкин да журналистлар белән очрашуы вакытында, туристларга берсеннән-берсе кызыклы булган өч төрле программа тәкъдим итәбез, дип сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, «Сказка о Никите стрельце и Свияжском прянике» дигән интерактив әкият, «Рождественские забавы на Свияжской земле» интерактив программа һәм «Свияжские забавы» күңел ачу программасы кунакларның күңеленә аеруча хуш килә.

Зөя кунаклары, әлеге уен-чараларда катнашудан тыш, остаханәләрдә үз куллары белән сувенирлар, төрле бүләкләр ясый ала. Актив ялны үз күрүчеләрне биредә зур скакалка аша сикерергә, кышкы стафетада катнашырга, Робин Гуд кебек ук белән арбалеттан атарга чакыралар.

Казаннан 30 гына чакрым ераклыкта урнашкан әлеге тарихи урында читтән килгән туристлар гына түгел, татарстанлыларның үзләре дә еш булырга ярата. Бик күп тарихи истәлек-серләрне үзендә саклаган Зөя утравы сезне дә көтә. Каникулның соңгы көннәрен истә калырлык итеп уздырыгыз.

Сүз уңаеннан: 2014-2015 елларда Зөя утрау-шәһәрчегендә 8 меңнән артык кеше, шул исәптән музейда - 2,8 меңнән артык турист булган. 2015 елның гыйнварыннан сентярьгә кадәр Зөя белән 219 926 кеше танышкан. Туристларның саны артып торганлыктан, утраучыкта яңа күргәзмә заллары ачылган, туристлар хезмәте өлкәсе киңәйтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading