16+

Ялларыгыз күңелле һәм мәгънәле үтсен!

Мәшәкатьле эш атнасыннан соң көтеп алынган ялларны гаилә, балалар, якыннар белән матур итеп үткәрәсе килә. Атнаның соңгы ике көне гадәттә йә өйдә гаилә белән үтә, яки кунакта дуслар, туганнар янәшәсендә, яисә кайда да булса кызыклы бер чарада күңел ачабыз. Без сезгә ярдәмгә киләбез һәм бүген-иртәгә башкалада узучы чаралар исемлеген тәкъдим...

Ялларыгыз күңелле һәм мәгънәле үтсен!

Мәшәкатьле эш атнасыннан соң көтеп алынган ялларны гаилә, балалар, якыннар белән матур итеп үткәрәсе килә. Атнаның соңгы ике көне гадәттә йә өйдә гаилә белән үтә, яки кунакта дуслар, туганнар янәшәсендә, яисә кайда да булса кызыклы бер чарада күңел ачабыз. Без сезгә ярдәмгә киләбез һәм бүген-иртәгә башкалада узучы чаралар исемлеген тәкъдим...

Театрларда
1 октябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында - "Исәнме, улым" (драма), 2 октябрьдә "Хафалы биюләр" (драма) спектакльләрен карарга мөмкин.
Вакыты: 18.00
К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры исә "Назлы кияү" (музыкаль комедия), "Өзелгән яфраклар" (моңсу комедия) спектакльләрен тәкъдим итә.
Вакыты: 17.00
Балаларыгыз белән бергәләп татар дәүләт "Әкият" курчак театрында ял итә аласыз. Шимбә биредә "Золушка" (Вакыты: 11.00, 13.00) һәм "Сертотмас үрдәк" (Вакыты: 15.00), якшәмбедә - "Гуси-лебеди" (Вакыты: 11.00, 13 00) һәм "Идет коза рогатая" (Вакыты: 10.00) тамашаларын күрсәтәләр.
ШТК
Шимбә-ял көннәрендә УНИКСта ШТК Үзәк лиганың ярымфинал уеннарын тамаша кыла аласыз.
Вакыты: 18.00
«ОКТОБЕРФЕСТ-2016» фестивале
Шимбә көнне "Максимиллианс" ресторанында «ОКТОБЕРФЕСТ-2016» фестиваленең ябылу тантанасы уза. Сезне кызыклы шоу-программа, күңелле бәйгеләр көтә.
Вакыты: 20.00
Бушлай бию дәресләре
Әгәр күптәннән Латин Америкасы биюен биергә өйрәнәсегез килә икән, бу атнада үзегезнең теләгегезне чынга ашырырга мөмкинлек бар. Якшәмбе Impulse бию студиясендә үткәрелә торган бушлай дәресләрдә Сальса һәм Бачатаның төп хәрәкәтләренә өйрәнеп калырга мөмкин. Сальса һәм Бачата - Латин Америкасы биюенең иң популяр юнәлеше.
Вакыты: 17.00
Рәсемнәр фестивале
"Казан" Гаилә үзәге "Хезмәт хокукы төсләрдә" дип аталган рәсемнәр фестивален кабул итә. Катнашучылар хезмәт хокукы өлкәсендәге белемнәрен күтәрү белән бергә тормыш өчен файдалы киңәшләр дә алып китәчәкләр, дип ышандыра чараны оештыручылар.
Вакыты: 11.00
«Хулиган. Исповедь»
2 октябрьдә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә - Сергей Безруковның "Хулиган. Исповедь" спектакле. «Хулиган» - ачы язмышлы, дуамал, тәртипсез шагыйрь Сергей Есенинның тормышын тасвирлап биргән музыкаль-поэтик спектакль.
Вакыты: 18.00

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading