16+

«Ярдәм» фонды күп балалалы мохтаҗ гаиләләргә йортлар салып бирә

"Ярдәм" хәйрия фонды киләсе елга Левченко бистәсендә Коръән өйрәнү үзәге, ә "Ярдәм" мәчете күршесендә коляскадагы инвалидлар өчен тернәкләнү комплексы булдырырга ниятли. Кама Тамагы районында биш күп балалы гаилә өчен йортлар да салырга уйлыйлар.

"Ярдәм" хәйрия фонды киләсе елга Левченко бистәсендә Коръән өйрәнү үзәге, ә "Ярдәм" мәчете күршесендә коляскадагы инвалидлар өчен тернәкләнү комплексы булдырырга ниятли. Кама Тамагы районында биш күп балалы гаилә өчен йортлар да салырга уйлыйлар.

"Ярдәм" хәйрия фонды узып бара торган елга нәтиҗәләр ясап, 2019 ел өчен планнары белән уртаклашты. "Ярдәм" мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов "ШК"га сөйләгәнчә, Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында авыр хәлдә калган биш гаилә өчен йортлар салачаклар.

– Андый тәҗрибәбез бар инде. Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылында һәм Чирмешәннең Әмир авылында йортлар сатып алып, мохтаҗ гаиләләрне урнаштырдык. Ә бу юлы без үзебез төзеп бирәчәкбез. Кама Тамагына китәчәк гаиләләргә җирле хакимият эш тә вәгъдә иттә, – диде ул.
Киләсе елга исә фондның планнары зурдан, алар тагын берничә проектка алынырга уйлый. Алары турында "Ярдәм" фонды директоры Илһам Исмәгыйлев сөйләде.

– Казанның Левченко бистәсендә үз эченә мәчетне һәм Коръән өйрәнү үзәген алган уникаль күпфункцияле комплекс барлыкка киләчәк. Анда малайларга даими яшәү урыны, ә кызларга көндез Коръән өйрәнү курслары һәм социаль ашханә булыр дип көтелә. "Ярдәм" мәчете күршесендә коляскалы инвалидлар өчен реабилитация үзәге булдырырга ниятлибез. Анда мөмкинлекләре чикләнгәннәр яши һәм дәвалану уза алачак, – диде Илһам Исмәгыйлев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading