Шәһри Казан

«Ярдәм кулы сузу – иманлы кешенең беренче вазифасы»

Дин әһелләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан салу станциясе массакүләм донорлыкны үстерү юнәлешендә ярдәмләшеп эшләргә ниятлиләр.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында шул хактагы беркетмәгә Республика кан салу станциясе баш табибы Рамил Тураев, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий, ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов кул куйды. Чара ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашында узды. «Кеше мохтаҗ булганда, аңа ярдәм кулы сузу - күңелендә иманы булган адәм баласының беренче вазифасы», - диде ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов бу уңайдан. Республика кан салу станциясе баш табибы Рамил Тураев, әлеге чараның мөһимлеген билгеләп: «Татарстанда һәм Россиядә беренче тапкыр шундый документка кул куелды. Бу бөтен кешеләрнең, ул нинди генә диндә, нинди генә конфессиядә булмасын, аларның берләшүе, кеше нинди генә диндә булмасын, аларга ярдәм кулы сузу максатыннан эшләнгән гамәл», - диде. Ул шулай ук һәр мәчеттә, һәр чиркәүдә кайда кан тапшырып булачагы турындагы баннерлар эленеп торачак, күчеп йөри торган кан алу станцияләре оештырылачак, дип җиткерде. «Массакүләм донорлыкны үстерү өлкәсендә социаль хезмәттәшлек хакында килешүгә ирешү өчен нибары 15 секунд вакыт кирәк булды. Мәсьәләнең мөһимлеген барыбыз да аңлый», - дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов. Шулай ук ул моннан ике ел элек дин әһелләре белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегәнлек турында искә төшерде. Моның нигезендә хәзер күп кенә хастаханәләрдә гыйбадәт бүлмәләре бар. Министр әйтүе буенча, аларга авырулар гына түгел, ә медицина хезмәткәрләре дә бик теләп йөри. Шулай ук хастаханәләргә дин әһелләре беркетелгән, алар авырулар, табиблар белән һәрдаим аралашып тора.
Күпчелек халыкны, бер диндәге кешенең канын икенче диндәге кешегә салырга ярыймы, дигән сорау борчый. Рамил Тураев әлеге сорауга да ачыклык кертте. Ул төрле диндәге кешеләрнең пробиркага салынган кан үрнәкләрен алып килгән иде. «Күрәсезме, алар арасында бернинди аерма да юк», - диде ул.
Сүз уңаеннан, 14 июньдә Дөньякүләм донор көне билгеләп үтелә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: