Шәһри Казан

ЯШӘҮ КӨЧЕ

Таза-сау вакытта үзе турында уйларга вакыты да булмаган. Ә менә урын өстендә ята башлагач, аның уйлары балачактан алып бүгенгә кадәр үтелгән гомер юлыннан мең кат уза. Аның бу көнгә калуына кем гаепле? Кемнең каргышы төште икән? Әллә боздылармы үзен? Сораулар иксез-чиксез.

Реклама

Балачакта да тормышлары бик җиңел генә бармады аларның. Педучилищеда укып чыгып эшли башлагач, бераз җиңелрәк булыр дип өметләнде. Абыйлары өйләнеп башка чыгып киткәч, әти-әниләренә булышу да Римма җилкәсенә төште. Әмма үзенә, сеңлесенә өс-баш алырга, әти-әнисен карарга бер укытучының хезмәт хакы гына җитәрлек түгел. Читтән торып институтка укырга керде, югары белемем булса, хезмәт хакы да артыр дип өметләнде. Аз гына авырып, әтисе дә үлеп китте. Үзләреннән шактый ерактагы авылда укыта иде ул. Җәяү барырга туры килә, автобуслар сирәк йөри, кыш көне юлы да бетә, авылына да кайта алмый. Казанда укып йөргән Дамир ялга кайткач очраштылар да бер-берсен ошаттылар. Икесе дә институтны тәмамлагач өйләнештеләр. Бер бүлмәле фатирлы да булгач, өсләренә бәхет ишелгәндәй тоелды.
Римма шул бәхетле минутларын күз алдына китереп ятып сызлануларын онытып тора. Уллары туу бәхетнең иң олысы булгандыр. Ләкин баланы карап үстерү генә газапка әйләнә аңа. Улы белән җәй көне авылга әниләренә кайткач, Римма өзлегеп авырый башлый. Аяк-куллары аны тыңламый, сызлыйлар. Хастаханәләргә йөрү дә файда бирми. Дамиры анализларын алып Мәскәүгә дә барып тикшертеп карый, аннан да өметле җавап килми. Авылда иң чибәрләрдән саналган Римма сулган гөл кебек кибә-саргая бара. Сызлануга чыдарлык булмаганда да баласы хакына түзә. Әнисе, абый-сеңелләре, ире - барысы бердәм булып, аңа дәваланырга, баланы үстерешергә булышалар.
Абыйсы, якында гына яшәгәнлектән, көнгә 2-3 тапкыр килеп укол ясый. Ире ял саен Казаннан кайтып, өйдәге эшләргә булышып, йорт-җирләрне карап, кирәк-яракны алып кайтып тора. Сеңелләре мунча ягып, носилка белән мунчага алып керәләр. Әмма Римманың хәле начарланганнан-начарлана бара. Хатын тире белән сөяккә кала, буе да кечерәя. Ул телевизор-радио аша, газеталардан төрле дәвалану ысулларын өйрәнеп ята. «ЗОЖ» газетасын алдырып, шундагы рецептларны әзерләтеп карый, әмма файдасы гына юк. Элеккеге Риммадан шәүлә генә кала. Тешләр төшеп бетә, чәчләре сирәк, ап-ак, күзләре начарлана, колак та начар ишетә башлый, кул бармаклары кашык тотарга да сәләтсез булып укмашып бетә. Янбашларының тишелеп, чиләнеп әчетүенә дә түзәрлек түгел. Барлык йомышын яткан җирдән генә башкарырга кала аңа. Шулай булса да, улының үсеп җитүен күрү теләге яшәргә көч бирә. Елап-сыкрап, мескенләнеп ятмый ул, кергән кешеләргә дә, улына да күңел күтәренкелеге өсти әле. Изге күңелле булгандырмы, аңа адарынып нәзер әйтсәң дә, теләгән теләгең кабул була, диләр иде.
Ире Дамир ничә еллар Казан белән авыл арасында йөри торгач, инде терелүдән өметен өзгән Римма һәм әбисе белән киңәшеп, икенче гаилә кора. Бу хәбәрне ишетү уллары Ринатка гына бик авыр була. Ул: «Әтисез дә калдым, ник мин бу кадәр бәхетсез булдым», - дип үксеп елый. Ләкин: «Карт әбине, авыру әнине хәзер мин карарга тиеш», - дип, чын ирләрчә уйлап яши малай. Абыйсы да кинәт кенә килеп чыккан авырудан 50 яшьләрдә үк үлеп китә. Әтисенең икенче гаиләдә бер-бер артлы балалары туа, авылга да сирәк кайта. Ул арада әбисе егылып, аягын сындырып, урын өстенә ята. Өй дә искереп бара, өй-бакча эшләре бар да япь-яшь егет өстенә өелә. Ашарга әзерләп башта әбисенә китереп куя, аннары әнисен ашата, соңыннан гына үзе ашый. Аның әзерләгән ризыкларын мактап бетерә алмый әбисе. Китаптан укып, нәкъ оста пешекчеләрчә пешерә шул ул. Укып бетергәч тә эшкә урнаша Ринат, чөнки әбиләренең пенсиясе белән генә хуҗалыкны алып барып булмый.
Бервакыт, эшкә соңга калган өчен, аны директор эшеннән куа. Башка районнан килгән җитәкче аның гаилә хәлен белми. Соңыннан, үзе үк чакыртып, җиңелрәк эшкә урнаштыра. Бу эшендә һөнәре буенча институтка кереп укырга да мөмкинлек ачыла аңа. Укып, дипломлы була. Бу уңышларында әтисе белән беррәттән үги анасының да өлеше бар, билгеле. Әбисе дә аягы ялганып, өй эчендә бераз йөреп, кызына - иптәш, Ринатка киңәшче булып, 91 яшькә кадәр яши.
Римманы һаман да өмет яшәтә, улының өйләнгәнен күреп, ышанычлы кулга тапшырып, оныгын да күрергә өметләнеп, 36 ел урын өстендә ята ул.
Гомеренең бәхетле мизгелләрен көнгә ничә тапкыр күз алдыннан үткәргәндер. Урамны да бүлмәдәге тәрәзәдән генә күреп, дөнья хәлен кешедән ишетеп яшәде. Бик күп догалар ятлады, шулардан күңеленә шифа, сабырлык тапты. Исерек малайлары белән тилмергән кайбер аналар: «Синең улың бик яхшы, исән-сау, акыллы, син безгә караганда бәхетлерәк», - диләр аңа. Әйтергә генә җиңел, үз башына килсә, бу авырлыкка бик азлар гына түзәр. Улы өйләнгәч, Римманың күңеле тынычланды. Инде дөньялыкта күргән газапларым өчен Аллаһы Тәгалә бәлки оҗмах насыйп итәр, дип, үлемнән дә курыкмады ул.
Ринатның улы туу шатлыгын да күрә алды әле. Римма, оныгына берәр ай булуга, барлык өметләре акланып, теләкләре тормышка ашкач, фани дөнья белән саубуллашты. Элекке ире, туганнары, бөтен авыл халкы зурлап озаттылар. Аның елы тулганчы, ире дә, инсульт кичереп, Римма артыннан китеп барды. Берсенең елына икенчесенең 40ы туры килде. Дөньялыкта бергә яши алмасалар да, ахирәттә очрашканнардыр, бергәдер алар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: