16+

Яше артмый, ә акчасы күбәя

Пенсиягә чыгу яшен арттырачаклар, дип борчылучылар азга гына булса да тынычлана ала: Россиядә ким дигәндә алдагы ун елда бу өлкәдә үзгәреш булмаячак әле. Ә менә пенсионерлар көтеп алган хезмәт пенсияләренең чираттагы индексациясе февраль һәм апрель айларында көтелә.

Яше артмый, ә акчасы күбәя

Пенсиягә чыгу яшен арттырачаклар, дип борчылучылар азга гына булса да тынычлана ала: Россиядә ким дигәндә алдагы ун елда бу өлкәдә үзгәреш булмаячак әле. Ә менә пенсионерлар көтеп алган хезмәт пенсияләренең чираттагы индексациясе февраль һәм апрель айларында көтелә.

Бүгенге көндә, РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинның белдерүенчә, Россиядә уртача гомер озынлыгы 70,5 яшькә тигез. Һәм гомер озынлыгы шундый дәрәҗәдә булган вакытта пенсия яшен арттыру турында сүз бармый. РФ Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец та, әлеге мәсьәләнең алдагы ун елда күтәрелмәячәген әйтә, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Россия Пенсия фондының ТРдагы бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов биргән мәгълүматларга караганда, бүген республикада халыкның 28 проценты, ягъни 1 млн 75 мең кеше пенсионер булып исәпләнә. Татарстанда пенсионерлар саны бер ел эчендә 15,5 мең кешегә арткан. Ә пенсиянең уртача күләме бер елда 9,8 процентка үскән, бүген ул 9 мең 851 сумга тигез, ягъни гади пенсионер хәзерге вакытта шуның кадәр пенсия ала.
2014 елда исә хезмәт пенсияләре февраль һәм апрель айларында артачак. 1 февральдән - 6 процентка, ә 1 апрельдән - 2 процентка, шулай ук социаль пенсияләрнең 17,6 процентка, ә айлык акчалата түләүләрнең (ЕДВ) 5,5 процетка артачагы көтелә. Шулай итеп, быел хезмәт пенсияләре 8 процентка индексацияләнергә тиеш. Моннан тыш, августта традицион рәвештә эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләрен яңадан исәпләү дә үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading