16+

Яшелгә салма, сарыга сал

Казан халкын чүпне төсле савытларга бүлеп җыярга өйрәтмәкчеләр. Фәнни телдә бу селектив чүп җыю дип атала, ягъни аерып.

Яшелгә салма, сарыга сал

Казан халкын чүпне төсле савытларга бүлеп җыярга өйрәтмәкчеләр. Фәнни телдә бу селектив чүп җыю дип атала, ягъни аерып.

Моның өчен Казанның 20 ишегалдына өч төсле чүп савытлары урнаштырылды. Сары савытка - кәгазь, яшелгә - пыяла, зәңгәренә пластик әйберләр ташларга кирәк. Узган елгы Универсиада алдыннан шундый 60 данә евроконтейнер алынган иде. Ләкин шәһәр халкы аларны үз итмәде. Хәзер шәһәр мэриясе халыкта яңача чүп җыю гадәтен барлыкка китерү өчен бәйге игълан итте.
Чүп җыйган өчен йортта яшәүчеләргә махсус фишкалар биреләчәк. Җәй ахырына кадәр иң күп фишка җыючы ишегалдында «МЕГА» сәүдә үзәге балалар мәйданчыгы ясаячак, ә шәһәр мэриясе исә ишегалды территориясен төзекләндерәчәк. Буш торган контейнерларны бүтән урамнарга күчереп куячаклар.
Контейнерлар әле 5 июльдә генә урнаштырылса да, шәһәр халкы инде җиң сызганып эшкә кереште. Чүпне җыеп калырга кирәк - контейнерлар 29 августка кадәр генә торачак.
Безнең халык үз күзе белән күрми ышанмый торган гадәте бар. Чүпне аерым җыярбыз җыюын, аны төягәндә бутарлар, дип борчыла икән күбесе. «Уютный дом» ширкәте генераль директоры Марат Нуриев моның өчен борчылмаска өнди:
- Чүп җыю өчен махсус машиналар әзерләнде. Шәһәр халкының тырышлыгы әрәмгә китмәячәк, чүпләр буталмаячак. Чүп савытлары тулгач, җаваплы кешеләр заявка бирә, махсус машиналар исә аны килеп алып китә, - ди ул.
Чистай урамындагы 4нче, 6нчы йортлар тирәсендә урнаштырылган евроконтейнерлар бүтән чүп савытлары белән бер рәттә тора. Евроконтейнерлар ярым буш булса, иске савытларда чүп салырлык та урын юк. Контейнерларны кичә генә килеп бушатып киттеләр, дип аңлатты бу күренешне ишегалдындагы халык.
Ә менә Чистай урамының 1нче, 3нче йортлары тирәсендә урнашкан евроконтейнерлар бүтән чүп савытларыннан аерым җирдә тора. Чүп түгәргә чыгучылар өчен бик уңайсыз икән. Азык‑төлек калдыгын йортның бер башына барып түгәргә кирәк, ә кагәзь, пластик һәм пыяланы икенче башка ыргытырга. Шуңа да күбесе искечә яшәү яклы.
Контейнерлар урнаштырылган көннән бирле чүп савытлары янында волонтерлар халыкны селектив чүп җыю процессы белән таныштырырга тиеш иде.
- Чүп савытларын урнаштырган вакытларда ике егет йөри иде, хәзер күренгәннәре юк, - диделәр пенсия яшендәге Тамара түти белән Анатолий дәдәй.
- Миңа чүпне бер пакетка җыеп, ишек төбебездә генә урнашкан контейнерга салу җайлырак. Чүпне хатыным аерып җыя, - ди Анатолий дәдәй.
Әлбәттә, бу идея юктан гына килеп тумаган. Беренчедән, әйләнә-тирә чистарачак, икенчедән, чүп калдыклары урынына файдалы икенчел чимал ала башлаячакбыз, өченчедән, чүп җыю полигоннарына чыгарыла торган чүп күләме кимеячәк.
Казанда селектив чүп җыю әле башланып кына килә. Шуңа да җыелган чүпләрне эшкәртү өчен Чаллы, Волжск, Нократ Аланы, Чабаксар, Гусь-Хрустальный шәһәрләренә җибәрәчәкләр.

Ел саен Казан чүплегенә 4 миллион кубометр чүп чыгарып түгелә, җирле полигоннар аны чистартып өлгерә алмый. Казанның Самосырово чүплеге хәзер реконструкциядә - ул тулган. Химическая урамындагы полигонны киңәйтү эшләре алып барыла. Мамадыш трактында да яңа Көньяк полигоны төзелә башланды. Аңа 15 елга кадәр чүп ташу мөмкинлеге бар. Әгәр дә шәһәр халкы чүпне аерым җыя башласа, калдыклар эшкәртелеп кире кулланышка кертелсә, бу полигонның сыйдырышлыгы тагын да артачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading