16+

Яшен «кунакка» керде

Күкне иңләп, яшен камчылары уйнатып болыт килә. «Мондый болыттан чиләкләп кояр инде», - дип уйлыйсың. Әмма быел ул болытларның күпчелеге, коргаксыган җиргә бер тамчысын да кызганып, килгән юлыннан китеп тә бара шул. Ә менә яшене яшьнәп рәхәтләнә инде. Кешеләрне чын-чынлап куркыта, белгәннәрен укырга мәҗбүр итә.

Яшен «кунакка» керде

Күкне иңләп, яшен камчылары уйнатып болыт килә. «Мондый болыттан чиләкләп кояр инде», - дип уйлыйсың. Әмма быел ул болытларның күпчелеге, коргаксыган җиргә бер тамчысын да кызганып, килгән юлыннан китеп тә бара шул. Ә менә яшене яшьнәп рәхәтләнә инде. Кешеләрне чын-чынлап куркыта, белгәннәрен укырга мәҗбүр итә.

Яшен корбаннары турында ишетелгәли дә башлады инде. Кемнеңдер телевизорын суккан, кемнеңдер яшен сугудан бөтен электр җиһазлары эштән чыккан әнә. Мал табылыр анысы, ә менә кеше корбаннары булса эш харап. Кызганычка, алары да бар шул. Күптән түгел яңгырдан качып ышыкта утырган ике хатынны яшен сугып үтергәнлеге турында ишеттем. Яшен утын кесәләрендәге телефоннары тарткан, диләр. Авылыбызда да (Арча районы) әллә ничә кешенең өенә яшен «кунакка» кергән. Моның сәбәбен, өлешчә, кешенең ваемсызлыгыннан да күрергә буладыр. Өй түбәләре читенә яшен кайтаргыч беркетеп куярга күпләрнең куллары җитми. Үзебезнеке дә быел яшеннәр бик еш камчылый башлагач кына беркетелде әле.
Яшеннең авыл җирләрендә аеруча нык «эшләве» дә дәлилләнгән. 90 процент очрак авыл җирләренә туры килә икән. Яшен вакытында беркайчан да ялгыз агачлар, биек металл корылмалар астына качмагыз. Ә менә куаклар арасына кереп утырырга мөмкин. Яшен беркайчан да куакларга сукмый икән. Шулай ук коры ермаклар да куркынычсыз урын санала. Статистика мәгълүматларына караганда, яшен хатын-кызларга ирләргә караганда 6 тапкырга азрак суга. Балаларга аннан да азрак, ди.
Алдагы көннәрдәге һава торышына килсәк, яшенле яңгырлар көтелми. Һава температурасы бераз төшә, көннәр сүрелә. 11, 12, 13 июль көннәренә көндез - 25-29, төнлә 18-19 градус вәгъдә итә синоптиклар. Алмашынучан болытлы һава торачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading