16+

Яшьләр «Максат»ка җыела

14-20 май көннәрендә Татарстанда яшьләр өчен VIII Халыкара «Максат» яшьләр фестивале үтәчәк. Анда Россия һәм төрле чит илләрдән 100 егет һәм кыз катнашыр дип көтелә.

Яшьләр «Максат»ка җыела

14-20 май көннәрендә Татарстанда яшьләр өчен VIII Халыкара «Максат» яшьләр фестивале үтәчәк. Анда Россия һәм төрле чит илләрдән 100 егет һәм кыз катнашыр дип көтелә.

Быелгы фестивальнең төп яңалыгы - аның халыкара статуска чыгуы. Делегатлар арасында Казахстаннан, Беларусьтан, Украинадан һәм Кырым Республикасыннан да вәкилләр бар.
Бу турыда «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Фестивальгә ни өчен «Максат» дигән исем бирелгән, дигән сорауга «Идел» яшьләр үзәгенең директоры Ләйсән Сафина ачыклык кертте: «Ул алдагы җиде елда үткәрелеп килгән Мөселман яшьләре фестиваленең дәвамы булып тора. Быел оештыру комитеты аңа исем бирергә кирәк дигән фикергә килде. Һәм без аңа «Максат» дигән исем бирдек, чөнки яшьләребез бик актив, алар, үз алларына бик зур максатлар куеп, аларга ирешергә тиешләр».
«Максат» фестивале 14 майда Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә ачылып китәчәк. Яшьләр фестиваль дәвамында «Ярдәм» күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә, Чувашстанда, Болгарда кунак булачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading