16+

Яз белән кыш тарткалаша: юлларда «бөкеләр», самолет рейслары туктады, җирне кабат җепшек кар каплады

Татарстанга кабат кыш килде. «Яндекс.Пробки» сервисы мәгълүматлары буенча, бүген иртәнге тугызынчы яртыда юллардагы «бөкеләр» 9 баллга җиткән иде.

Уң һәм Сул Болак, Ташаяк, Дзержинский, Тукай, Назарбаев, Даурия, Зорге, Гвардия, Вишневский, Ершов, Космонавтлар, Декабристлар, Копылов урамнары, Мамадыш, Оренбург тракты, Танк боҗрасы, Горький шоссесы, Миллениум күперендә машина йөртү тизлеген арттыру түгел, хәрәкәтләнү дә мөмкин түгел иде.

Узган атна ахырында синоптиклар циклон йогынтысында юеш кар, яңгыр явар дип фаразлаган иде.

Бүген буран вакытында җилнең тизлеге 18 метр/секундка кадәр  җитәргә мөмкин. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булу сәбәпле, сак булу сорала.

Һава шартлары начар булу сәбәпле "Казан" аэропортында 3 рейс та тоткарланды.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading