16+

Яз килү белән кемнедер – бәхет, ә кемнедер ... су баса

Яз килү белән кемнедер – бәхет, ә кемнедер ... су баса

Казанда язгы ташулар 29 марттан 12 апрельгә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Кар катламы уртача - 65, ә туң катламы 57 сантиметр. Иң проблемалы участоклар дип Салмачы һәм Вишневка бистәләре санала.

- Казандагы карда һәм бозда 52 миллион тонна су тупланган. Туң катламы шактый тирән, шунлыктан су җиргә сеңә алмаячак. Һава кискен җылыткан очракта, 13 квадрат километр мәйданны су басу ихтималы бар. Әлеге хәвефле мәйдан 386 торак йортны үз эченә ала. Биредә 1223 кеше яши, - диде шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов. - Иделдә һәм Казансуда су биеклегенең критик чиге Балтыйк үлчәм системасы буенча 54 метр. Биеклек бу чикне узса, үзәнлектәге урыннарны су баса башлый. Нокса, Вертлевка, Коры елга, Киндерка елгалары шулай ук күзәтчелектә. Константиновка бистәсендә Заречная урамы буенча Вертлевка елгасы аша салынган күпер авария хәлендә. Шәхси йортларда яшәүчеләр кар сулары агу өчен ерганакларны алдан ук казып куйсыннар иде. Казан метросы су басуларга каршы ныклы әзерлек чаралары башкарган, шуңа күрә метрода су басу булырга тиеш түгел.

Ташу вакытында эшләү өчен 790 кешедән торган авария бригадалары булдырылган, 154 берәмлек техника әзерләнгән. Әмма зур судан коткаручылар гына да йолып кала алмас. Шәһәрнең иң проблемалы участокларында коммуналь хуҗалык, юл хезмәте һәм җирле хакимиятнең дә ярдәме сорала. Әйтик, Яңа Савин районында Кемеров урамы иңкүлектә булганлыктан, анда суны даими суыртып торырга кирәк булачак. Киров районында исә коткаручыларны шәхси йортлар территориясе борчып тора.
Коткаручылар хәзердән үк тәүлек буе эшләүгә күчкән. Насос станцияләрен, җир асты кичүләрен тикшереп торалар, кирәкле җиһазларны барлыйлар. Идарәче компанияләр 3090 капчык ком һәм 795 трап әзерләп куйган. Бер үк вакытта балыкчылар белән дә профилактика эшләре башланган. Узган ел яз көне профилактика эшләре нәтиҗәсе буларак, сулык­ларда балыкчылар белән бәхетсезлек очраклары күзәтелмәгән. Елгаларны боз кисәкләреннән һәм башка чүп-чардан арындыру өчен, шәһәр ярты миллион сум акча бүлеп биргән. Нокса һәм Киндерка елгасында инде эш башланган.

Гадәттән тыш эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Чаллыда плотинага, Чулман елгасының түбәнге бьефына су басу куркынычы яный. Шулай ук Алабуга райо­нының Тарловка бистәсе янындагы корылмаларның су ас­тында калуы ихтимал. Түбән Кама районындагы Березовая Грива авылы халкына да су басуларга каршы ныклы әзерлектә тору кирәк булачак. Чөнки бу зонада шулай ук су басу куркынычы бар. Зәй сусаклагычында да кар суларына каршы ныклы әзерлек чаралары күрелгән. Хәвефле исемлектә Яшел Үзән районы да бар - Идел суы шәһәр дамбасында яшелүзәнлеләргә көтелмәгән афәтләр китереп чыгарырга мөмкин.

Белеп тор!

Су басу ихтималы булган йортларда азык-төлекне базлардан өскә чыгарыгыз; документларыгызны су үтми торган пакетларга салыгыз; кирәкле даруларны алдан хәстәрләгез; йортны вакытлыча калдырырга туры килгәндә газларны, электр утын, мичне сүндерегез.
Казан мэриясе рәсми порталының Гражданнарны яклау идарәсе битендә су басу шартларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат-белешмә урнаштырылган.
Гражданнарны яклау идарәсенең дежур телефоны: 264-29-00.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading