Шәһри Казан

Өйдә каласыңмы, түгәрәккә барасыңмы?

Биш яшьлек Динараның бер генә буш көне дә юк. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә ул вокал түгәрәгенә йөри, сишәмбе нәфис гимнастика, пәнҗешәмбе һәм шимбә мәктәпкә әзерлек дәресләре уза, җомга һәм якшәмбе рәсем сәнгате серләренә төшенә, әле тагын инглиз телен үзләштерә, бассейнда йөзәргә өйрәнә һәм балалар бакчасына йөри. Атнасына сигез көн булса,...

Реклама

Хәер, үзе йөртми ул аны, әнисенә тапшырган. Ә менә көн дә оныгын алып килгән дәү әнисе мондый тыгыз атналардан арыган бугай инде. «Җырны гына булса да калдырасы иде, тавышы да юк бит баланың, теләге дә. Юкка газаплап йөртәбез», - дип уфтана. Динара белән бер балалар бакчасына йөрүче Маринаны да күрше Сания әбиләре түгәрәкләргә теләр-теләмәс кенә алып килә. Динараның әбисеннән аермалы буларак, Сания апага моның өчен акча түлиләр - атнасына 500 сум. «Без балаларны үстергәндә түгәрәкнең ни икәнен дә белмәдек, эшкә өйрәнеп үсте балалар. Биш яшьтән йорт эшләрендә булышалар иде. Акча әрәм итеп нигә биюгә, җырга йөртергә, әйтерсең лә җырчы буласылары бар», - ди Сания апа. Бер караганда шулай да кебек. Фәлән кадәр түләп, юк вакытыңны бар итеп, салкыннарда, яңгырларда балаңны сөйрәп түгәрәкләргә йөртәсең. Ә бәлки ул аңа бөтенләй кирәк түгелдер, ошамый дип, соңгы елы калгач кына музыка мәктәбен ташлаган балалар азмыни?! Ә шулай да балаңның ирешкән уңышларын күреп кичергән хисләрне, бу бәхетле мизгелләрне берни алыштыра алмый: сөенечтән күзләрдә яшь, горурлык хисе...
Түгәрәкләргә йөртүнең уңай яклары: беренчедән, яңа җирдә яңа дуслар, танышу, аралашу, уртак кызыксынулар. Психологлар фикеренчә, яраткан шөгыль ял иттерә. Аннары бигрәк тә баланың урамда трай тибеп йөрергә, юк-бар уйларга бирелергә, начар гадәтләргә өйрәнергә вакыты калмый. Түгәрәкләрдә ул кеше алдында үз-үзен тотарга, оялмаска, фикерен белдерергә, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәнә. Һәм, әлбәттә инде, сәләтен үстерә. Тик менә өч-дүрт яшьлек сабыйның нәрсәгә хирыс икәнен кайдан чамаларга соң? Кызыбызны бию түгәрәгенә биргәч, ярты ел урыныннан да кузгалмаганын белеп бик нык гаҗәпләнгән идек. Югыйсә бөтен иптәшләре биюгә йөри. Баксаң, безнекенә бу ошамый икән. Аның каравы сәгатьләр буе рәсем ясый. Танышымның да кызы пианинода уйнарга өйрәнә башлаган иде дә, ярты елдан соң туйды, ташлады. Ә 20 меңлек уен коралы зал уртасында торып калды. «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге директоры Галина Насыйбуллинаның әйтүенчә, күп нәрсә баланың темпераменты һәм холкына бәйле. Баланың нәрсәгә сәләтле икәнен күп очракта ата-ана билгели. Шулай ук академиягә килгән ата-аналарга да биредәге белгечләр, киңәшләрен биреп, дөрес юнәлешне сайларга ярдәм итә. «Баланың теләге бар икән, теләсә кайсы түгәрәккә йөрсен. Әгәр ул аңа ошамый икән, ул аны үзе ташлаячак. Һәрчакта да балага мөмкинлек бирергә кирәк», - ди Галина ханым. Бигрәк тә бию һәм спорт өлкәсенә караган түгәрәкләргә баручыларның сәламәтлегенә дә игътибар итәләр. Анда бары табиб рөхсәте белән шөгыльләнергә ярый. Сан Пин таләпләре буенча, мәктәп яшендәге бала өстәмә дәресләрдә атнасына 8 сәгатьтән дә артык шөгыльләнергә тиеш түгел икән.
Түгәрәкләрнең тискәре яклары: алар өстәмә вакыт таләп итә. Бу шулай ук өстәмә биремнәр, өй эшләре дигән сүз. Кыскасы, берничә түгәрәктә шөгыльләнү мәктәп баласының уку процессына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Финанс ягыннан да уйландыра. Юрганыңа карап аягыңны сузарга туры килә. Юлга киткән акчаны, өстәмә чыгымнарын да исәпләсәң (уен коралы, махсус костюмнар, кирәк-яраклар өчен акча җыюлар һ.б.), ай саен сизелерлек сумма китәргә мөмкин. Еш кына шәхси түгәрәкләрдә шөгыльләнү аена 1000 сумнан да ким тормый. Ләкин дәүләткә караган балалар үзәкләрендә 300-400 сум тирәсенә дә түгәрәкләр табарга мөмкин. Кыйммәт ул һәрвакытта да нәтиҗәле дигән сүз түгел бит әле. Ата-аналарны борчыган төп проблема - баланы түгәрәккә илтеп кую, барып алудыр, мөгаен. Гел эштән сорап китеп булмый бит. Ярый ла дәү әниләр янәшәдә булса. Сания апа кебекләр дә бушка йөртергә ризалашмас шул. Тагын өстәмә чыгымнар дигән сүз...
Вакытында талантын күреп алып үстерсәң, бала өчен зыянга түгел анысы. Тик түгәрәкләр булмаган авылларда да менә дигән сәләтле балаларны очратырга мөмкин ләбаса. Кыскасы, баланы түгәрәккә йөртергәме, юкмы - моны һәр ата-ана мөмкинлегеннән, теләгеннән чыгып хәл итә. Бары баланың бала икәнен генә онытмасак иде: уйнасын ул, көлсен, шаярсын, истә калырлык балачагы булсын...
Зөлфия ВӘЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисты: «Мин үзем дә йортыбыздан ун тукталыш ераклыктагы музыка мәктәбендә укып йөрдем. Эш күбрәк булган саен, барысына да өлгерәсең кебек тоела миңа. Түгәрәкләр, өстәмә шөгыльләр баланы җаваплы, мөстәкыйль булырга өйрәтә. Вакыт бушка узмый. Олы кызыбыз Динарага 18 яшь тула, ул бию белән шөгыльләнде, гитарада уйный, хәзер «Сәләт» үзәгендә мәш килә. Кәримебезне алты яшьтән Р.Яхин исемендәге музыка мәктәбенә баян курсларына биргән идек. Имәнлек урамыннан Болакка кадәр шунда алып йөрибез. Улыбыз шулай ук биюгә дә йөри. Ай-ки-до белән дә кызыксынып алды. Музыкант булып китмәсә дә, аның бу шөгыльләре файдага. XXI гасыр кешесе һәрьяктан белемле булырга тиеш, минемчә. Аның ноталарны, музыка грамотасын белүе начар түгел бит. Латыйфага яшь ярым була. Хәзер үк инде ул, берәр музыка ишетсә, көйли, үзенчә җырлый. Бармаклары озын. Кыскасы, аны пианинода уйнарга өйрәтербез, дип торам.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: