16+

Җылылыкны көтәргә туры килер

Кышкы чорга да озак калмады, ләкин Казанда Яңа Аракчино бистәсендәге 32 нче Хәрби шәһәрчекнең һәм Октябрь шәһәрчегенең котельныйлары, шулай ук җылылык челтәрләре авария хәлендә.

Җылылыкны көтәргә туры килер

Кышкы чорга да озак калмады, ләкин Казанда Яңа Аракчино бистәсендәге 32 нче Хәрби шәһәрчекнең һәм Октябрь шәһәрчегенең котельныйлары, шулай ук җылылык челтәрләре авария хәлендә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Россия Саклану министрлыгы милке булган, ә быел муниципаль карамакка күчерелгән әлеге шәһәрчекләрдә Ватан алдында хезмәт куйган элеккеге хәрбиләр яши. Алар да безнең кешеләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрчекләрдәге корылмаларны кышкы чорга әзерләү өчен өстәмә рәвештә 126,6 миллион сум акча күчерде. Саклану министрлыгыннан да акча килгәнне көтеп тормастан, төзекләндерү чараларын актив башкарырга», - дип күрсәтмә бирде.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин чыгышында әйтелгәнчә, башкалада 5 сентябрьгә кадәр магистраль җылылык үткәргечләренә опрессовка башкарыла. Шул сәбәпле, 1888 күпфатирлы йортта, 131 мәктәптә, 184 балалар бакчасында һәм 93 хастаханәдә җылы су бу атнаның чәршәмбесенә кадәр килмәячәк. Төзексез урыннар ачыкланса, кайбер йортларга җылы су тагын да соңрак җибәреләчәк. 1 нче ТЭЦ, 2 нче ТЭЦ, 3 нче ТЭЦ, ТГК-16, «Генерирующая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең 3 котельные, «Казэнерго» берләшмәсенең 125 муниципаль котельные әзерлек сафында. Утыз торак йорт та тоташтырылган 11 ведомство котельныеның әзерлеге әлегә шөбһә тудыра. Торак милекчеләре ширкәтләрендә (ТСЖ) йортларны кышкы җылыту чорына әзерләү шулай ук сүлпән оештырылган. Мэр Илсур Метшин: «Аларда яшәүче халык та үз зарларын безгә җиткерә. Районнар прокуратуралары ТСЖларны күзәтчелеккә алсын», - диде.
Йортларга җылылык һава температурасы 5 көн рәттән +8 градустан түбән торган очракта җибәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading