16+

Йөк транспорты хәрәкәте чикләнде

Казан урамнарында 15 апрельдән 15 майга кадәр авыр йөк машиналарының йөрүе чикләнә.

Йөк транспорты хәрәкәте чикләнде

Казан урамнарында 15 апрельдән 15 майга кадәр авыр йөк машиналарының йөрүе чикләнә.

ТР Министрлар Кабинетының 155 нче карарында язылганча, бу таләп бер күчәрле (6 тонна), ике күчәрле (5 тонна) һәм өч күчәрле (4 тонна) транспорт чараларына кагыла. «Йөк машиналарының йөрүен чикләү, юлларны ватылулардан саклау максатында, ел саен кертелә. Бернинди дә ташламалар, «кәттә» рөхсәт кәгазьләре булырга тиеш түгел. Шәһәр хуҗалыгы өчен кирәге булган махсус рөхсәтле йөк машиналары гына йөртеләчәк, - дип кисәтте мэр Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Әлеге чикләү халыкара йөкләр, ягулык, ашамлыклар, дарулар, ашлык һәм ашлама ташучы машиналарга, пассажир транспортына, юл төзү-төзекләндерү эшендә катнашучы техникага кагылмый. Карарның үтәлешен Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре күзәтчелектә тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading