16+

Йортлар – табибларга

Быел Казанда социаль ипотека программасы буенча барлыгы 102 мең кв метр мәйданда 1 мең 695 фатир куллануга биреләчәк.

Йортлар – табибларга

Быел Казанда социаль ипотека программасы буенча барлыгы 102 мең кв метр мәйданда 1 мең 695 фатир куллануга биреләчәк.

Агымдагы елда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы тарафыннан гомуми мәйданы 383,4 мең кв м тәшкил иткән 6 мең 483 фатирга исәпләнгән 123 торак йортны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Казанда исә социаль ипотека программасы буенча барлыгы 102 мең кв метр гомуми мәйданда 1 мең 695 фатир куллануга биреләчәк дип фаразлана. Әмма, министр әйтүенчә, бу - якынча фараз, су, газ, канализация челтәрләре төзелеше вакытында финансланган очракта, бу күрсәткечнең артуы да ихтимал.
2014 елда арендага торак төзелеше программасы буенча Дәүләт торак фонды гомуми мәйданы 77,9 мең кв м булган 20 торак йортны файдалануга тапшырырга ниятли. Шушы ук программа буенча, «Алабуга» МИЗ һәм Әлмәттәге «Алнас» ААҖ оешмаларының хосусый программалары кысаларында, 160 фатирга исәпләнгән ике торак йорт куллануга биреләчәк. «Казанда исә арендага бирелүче торак төзелеше программасы буенча Оренбург трактында - ике һәм Журналистлар урамында бер йорт файдалануга тапшырылачак», - диде Ирек Фәйзуллин һәм бу йорттагы фатирларның өчтән ике өлеше табибларга дип фаразлануын белдерде. Әмма, министр белдергәнчә, әлегә бу мәсьәлә ахырынача хәл ителмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading