16+

Өйрән яшьләй...

Казанда узган ел балалар катнашында 142 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән иде. Аларда 2 баланың гомере өзелде, 145е имгәнде.

Өйрән яшьләй...

Казанда узган ел балалар катнашында 142 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән иде. Аларда 2 баланың гомере өзелде, 145е имгәнде.

Шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр итүенчә, быелның 4 аенда башкалада балалар катнашындагы 30 авариядә 34 малай һәм кыз төрле авырлыктагы имгәнүләргә юлыккан, ни кызганыч, бер бала үлгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов: «Балаларның үлеме гаилә өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә олы фаҗига. Шунлыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен яшьтән үк өйрәтүне максат итеп куйдык», - ди. Транспорт чаралары саны 300 мең берәмлектән арткан Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү аеруча зарур. Шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге һәм районнар бүлекчәләре пропаганда инспекторлары, гомумән, автоинспекторлар мәктәпләрдә, бакчаларда тематик очрашулар оештыралар. «Каникуллар чорында балалар катнашындагы аварияләр саны артып китүчән. Моны булдырмас өчен кагыйдәләрне һәрдаим искәртеп тору, кечкенәләрне күзәтчелектән ычкындырмау мөһим», - диләр автоинспекторлар.
Авиатөзелеш районының Северный бистәсендәге 14 нче гимназиядә башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Кознякованың махсус стендтан файдаланып, балаларга «ачык дәрес» үткәргән вакытына туры килдек. «Фәннәрне үзләштерүдән тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә дә нык игътибар бирәбез. Укучыбыз юл һәлакәтенә эләксә, бу - без укытучылар өчен дә зур хәсрәт булачак бит», - диде гимназия директоры урынбасары Гөлфия Вәлиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading