16+

Ышанычсыз төзүчеләргә көн бетә

Абдуллиннар гаиләсе менә инде берничә ел өй туе көтә. Кызганыч, фатир өчен акчаны түләп бетерсәләр дә, йорт куллануга тапшырылмый. Чөнки әлеге объект төзелеше белән шөгыльләнгән «Фон Ривьера» компаниясе банкротлыкка чыккан.

Ышанычсыз төзүчеләргә көн бетә

Абдуллиннар гаиләсе менә инде берничә ел өй туе көтә. Кызганыч, фатир өчен акчаны түләп бетерсәләр дә, йорт куллануга тапшырылмый. Чөнки әлеге объект төзелеше белән шөгыльләнгән «Фон Ривьера» компаниясе банкротлыкка чыккан.

 Алдаланган өлешләп түләүчеләр республикада җитәрлек. 1 июльдән гамәлгә керәчәк яңа система бу өлкәдә шактый үзгәрешләр алып килер, алданган өлешләп түләүчеләр проблемасына да нокта куяр дигән ышаныч бар.

Россия Президенты Владимир Путин Казанга эшлекле сәфәре белән килгәч тә, әлеге теманы күтәрделәр. Алданган өлешләп түләүче Илгизәр Зарипов та: «Элеккеге хоккейчы буларак үтенәм: хоккейчы хоккейчыга ярдәм итсә иде», – дип уенын-чынын бергә кушып, Путинга мөрәҗәгать итте. Путинның Казанга сәфәреннән соң, күпләр бу өлкәдә сизелерлек үзгәрешләр көтә. Россия башлыгы үзе дә төзелеш өлкәсендә яңа системага күчү, ниһаять, бу юньсезлекне туктатырга ярдәм итәр, дип ышана.

Риэлторлар фикеренчә, төзелеп килә торган йорттан фатир сайлау әлегә иң отышлысы булып санала. «Предчистовой», ягъни эчке эшләр башкарылмаган фатирны йорт төзелә башлаганда гына алсаң, 20-25 процентка кадәр акчаны янга калдырырга мөмкин. Бер яктан отышлы, икенче яктан ярык тагарак алдында калуың да ихтимал. Төзүче компаниянең акчаларны җыеп, ахырдан юкка чыгу очраклары булгалый. Быелның 1 июленнән өлешләп фатир төзү өлкәсендәге законнарга кергән үзгәрешләр, өлешләп фатир алучыларның хокукларын яклау максатыннан эшләнә, ди Росреестрның Татарстан идарәсендә өлешләп түләү килешүләрен һәм юридик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Борһанова.

Яңа система буенча банкта махсус эскроу-счетлар ачылачак. Кеше акчасын турыдан-туры застройщикка түгел, банкка тапшыра. Төзүче компания исә йортларны куллануга тапшырганнан соң гына, клиент акчаларын файдалана алачак. Аңа кадәр объектларны үз акчасына йә банктан алынган кредитка төзеячәк.

Лилия Борһанова әйтүенчә, өлешләп түләүчеләр хокукларын яклау фонды турындагы законнарга да үзгәрешләр керер дип көтелә. Банкротлыкка чыккан застройщикларның милке, бурычлары коммерциячел булмаган унитар оешмага күчәчәк. Әлеге оешма өч ел эчендә проблемалы объектларны төзеп бетерергә һәм куллануга тапшырырга тиеш. Белгечләр фикеренчә, яңа система кертелгәннән соң, торак базарында бары көчле, хәлле төзелеш компанияләре генә торып калырга мөмкин, фатир бәяләренең дә кыйммәтләнүе ихтимал.

фото - Анна Арахамия 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading