16+

Юдинода яңа торак район булачак

Бик тиздән Юдино бистәсен танырлык та булмаячак. Яңа проект буенча, әлеге микрорайон төзекләндерелеп, автомагистральләр төзелеп, яңа инфраструктуралар барлыкка килеп, анда яшәүчеләр дә ике тапкырга артыр дип көтелә.

Юдинода яңа торак район булачак

Бик тиздән Юдино бистәсен танырлык та булмаячак. Яңа проект буенча, әлеге микрорайон төзекләндерелеп, автомагистральләр төзелеп, яңа инфраструктуралар барлыкка килеп, анда яшәүчеләр дә ике тапкырга артыр дип көтелә.

Юдинодагы йортларның бер өлешен төзекләндерергә планлаштыралар. Социаль ипотека программасы буенча яңа йортлар да калкып чыгачак. Торак төзелешенең гомуми мәйданы 973 мең кв м га кадәр җитәргә мөмкин. Йортлар белән бергә, балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә сафка бастырылачак. Юдинодагы иң масштаблы проектларының берсе булып Идел ярында төзеләчәк яңа торак район тора.
Казан үзәгендә дә өстәмә рәвештә 176 мең кв м торак булдырырга уйлыйлар. Казан шәһәре башкарма комитетында узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә баш архитектор Татьяна Прокофьева башкаланы яңарту һәм төзекләндерү буенча яңа проектлар эшләнү турында сөйләде. Быел тормышка ашырылырга тиешле планировка проектлары арасында «Центр» проекты аерым урын алып тора. Ул шәһәр үзәгендә тарихи объектларны саклап калып, күп функцияле шәһәр мохите тудыруга корылган. Шулай ук биредә туристлык зоналары да булдырачаклар.
Моны башкарып чыгу өчен, рөхсәтсез төзелгән һәм коммуналь-склад объектларының санын киметеп, җәмәгать, торак һәм рекрацион территорияләрне арттырырга уйлыйлар. Яңалыклар балалар бакчаларын да читләтеп үтмәячәк: алардагы урыннар санын ике тапкырга арттырырга ниятлиләр. Шулай ук инженерлык инфраструктураларын яңарту, өстәмә рәвештә 176 мең кв м торак булдыру турында да сүз бара. Әмма, беренче чиратта, территориягә кагылышлы проблеманы хәл итү өстендә эшләячәкләр. Татьяна Прокофьева сүзләренчә, биредә рөхсәтсез һәм үз белдеклеләнеп төзелгән объектлар күп һәм бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итү мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading