16+

Юктыр әле күргәнең, безнең Кабан күлләрен

Кабан күле яр буйларын төзекләндерү буенча ачык конкурс игълан ителде.

Юктыр әле күргәнең, безнең Кабан күлләрен

Кабан күле яр буйларын төзекләндерү буенча ачык конкурс игълан ителде.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, Казанның Кабан күле яр буйларын төзекләндерү концепциясен эшләүчеләр арасында ачык конкурс башланды. Аны "Центр" стратегик үсеш агентлыгы оештыра.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Югары, Урта, Түбән Кабан күлләренең архитектура шәһәр төзелеш концепциясе билгеләнәчәк. Биредә 160 гектар мәйдан җир турында сүз бара. Кабан күленең түбән өлешеннән алып Идел буе районының Сабан туе уздырыла торган җиренә кадәр булган территорияне төзекләндерү турында тәкъдимнәр кабул ителә.

Шәһәр Мэры әлеге концепцияне булдыру һәм конкурсны уздыру өчен игътибар һәм финанс ярдәме күрсәткән өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.

Илсур Метшин әлеге бәйгедә республика һәм Россия компанияләре генә түгел, ә чит илләрдән дә катнашучылар булыр дип өметләнә.

Татарстан Президентының штаттан тыш ярдәмчесе Наталья Фишман сүзләренчә, Казан кунаклары һәм казанлылар актив рәвештә ял итәргә, төрле чараларда катнашырга инде тулысынча әзер. Шуңа да моның өчен шартлар тудыру кирәк.

- Шундый зур территория - 160 гектар мәйданны биләп торган җирнең концепциясе озак елларга халыкка хезмәт итә торган булырга тиеш. Җәяүлеләр, велосипед юллары, Казан зооботаника бакчасы үзара ничек бәйләнгән булуын уйлап табу бик мөһим, - диде ул.

Конкурста катнашу өчен 2 июльгә кадәр www.kazanlakes.com сайтында теркәлү узарга һәм заявка калдырырга кирәк. Конкурсның беренче этабында катнашучылар портфолио һәм булачак концепциянең төп идеяләре чагылыш тапкан эссе тәкъдим итәргә тиеш.

Бәйгенең шорт-листы 7 июль көнне Казанда уздырылачак Мәскәү урбанистика форумында билгеле булачак. Шул ук көнне конкурсның икенче этабы башлана. Икенче турга узган 10 команда Кабан күле яр буйларының концепциясе өстендә эш алып барачак. Беренче бишлеккә эләгүче компанияләр 600 мең сум, җиңүче исә 1 миллион сум күләмендә акча белән бүләкләнә. Шулай ук, җиңүче команда белән яр буе дизайн-проектын булдыру өстендә эшләү контракты төзеләчәк. Җиңүчеләр 29 сентябрь көнне билгеләнә. Финалга узган барлык командалар да киләчәктә Казанны төзекләндерүдә җәлеп ителергә мөмкин. Җиңүче командага проект ясарга 1 ай вакыт бирелә, һәм 30 октябрьдән соң аны тормышка ашыру өчен, документлар эшләнелә башлаячак.

"Центр" стратегик үсеш агентлыгы директоры һәм конкурсны оештыру комитеты җитәкчесе Сергей Геогриевский хәбәр иткәнчә, конкурста катнашучыларның портфолиосында шәһәрне төзекләндерү буенча эшләнелгән һәм тормышка ашырылган кимендә 3 проект булуы мөһим.

- Мондый шартлар һәм әлеге конкурс анда катнашучылар өчен яңа этәргеч тудыра һәм шәһәрнең дәрәҗәсен, сыйфатын арттырыга ярдәм итә. Бәйгедә чит ил компанияләре белән Россия компанияләре берләшеп, бер команда буларак катнашучылар күп булыр дип уйлыйм. Чөнки, шарт буенча, катнашучы команданың юридик заты Россиядә теркәлгән булуы мөһим, - ди Сергей Геогриевский.

Проектларның Казан рухын чагылдыруы, милли үзенчәлекләрне һәм заманчалыкны күрсәтүе дә мөһим.

Фото: www.metshin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading