Шәһри Казан

Юлчы, онытма: кеше гомере – бәһасез!

Казанда узган ел 1593 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 100 кешенең гомере өзелде, 1826сы төрле авырлыкта имгәнде.


Татарстан Республикасында юл-транспорт хәле мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмәдә Татарстан буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров хәрәкәт иминлегенең республика Хөкүмәте югарылыгында игътибар үзәгендә тотылуын әйтте. «Юллардагы аварияләрдән миллиардларча сум зыян килә. Ләкин ул кешеләр гомеренә тиңләшә алмый, чөнки кеше гомере - бәһасез», - диде үзенең чыгышында республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов.
Башкалабызда узган елны гына да 23 мең 989 автомобиль сатып алынган. Казанда хәзер 300 меңнән артык автомобиль теркәлгән. Шәһәрнең шушындый галәмәт зур шаукымы юл хәрәкәтендә катнашучылардан нык игътибарлылык таләп итә. Кызганыч, моңа әлегә ирешелми. Узган ел башкалада транспорт чараларын идарә итүчеләр гаебе белән 1617 авария ясалган, нәтиҗәдә бу 83 кешенең үлеме белән тәмамланган. Җәяүлеләрдән икеләтә саклык сорала, кызганыч ки, аларга да җаваплылык җитми. Җәяүлеләр гаебе белән 223 һәлакәт килеп чыккан, кагыйдәләрне санламау 24 җәяүленең үлеменә, ә 206 кешенең имгәнүенә китергән. «Пассажир транспортындагы һәлакәтләрнең әледән-әле кабатланып торуы безне борчуга сала. Транспорт предприятиеләренә карата таләпчәнлекне көчәйтәчәкбез», - диде Рифкать Миңнеханов.
Казанда урам юлларына фото һәм видеотеркәү аппаратлары кую уңай нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, 2004 елны юл һәлакәтендә 168 кеше вафат булса, узган ел әлеге сан - 100.
Татарстан Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров: «Казанда һәм, гомумән, республикада юл хәрәкәтенә күзәтчелектә видеоаппаратураны тагын да күбрәк кулланышка кертергә кирәк. Озакламый юллардагы чокыр-чакырларны төзекләндерү башлана. Кирәкле эш булса да, ул көннәрдә аварияләр саны артып китүчән. Юл төзү-төзекләндерү хуҗалыкларының эшчәнлеген күз уңыннан ычкындырмагыз. Казанда 2013 елда Универсиада булачак, шунлыктан без хәрәкәт иминлеген тәэмин итүдә икеләтә җаваплылык тоярга тиеш», - диде, автоинспекторларга мөрәҗәгать итеп.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    22
    0
    0
Ночной режим