16+

Юлларда 7 айда 13 баланың гомере өзелде

24 августа 2012, 06:46
839
0
0
Уку өчен 3 минут

Татарстанда 20 августтан башланган «Игътибар - балалар!» республика профилактика чараларының икенче этабы 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Юлларда 7 айда 13 баланың гомере өзелде

Татарстанда 20 августтан башланган «Игътибар - балалар!» республика профилактика чараларының икенче этабы 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Быелның 7 аенда республика шәһәрләре һәм авыллары юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 352 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 13 баланың (8 пассажир һәм 5 җәяүле) гомере өзелде, 374е төрле авырлыкта имгәнүләр алды. Матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, «2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү» турындагы федераль максатчан программаның таяныч елы булган 2004 ел белән чагыштырганда, республикада балалар һәлакәте 8гә кимесә дә, эшчәнлекне сүрелдермәскә чакырды. «Август - мәктәп укучыларының җәйге каникулларының соңгы ае. Бу чорда автомобиль транспортында балаларны йөртү бермә-бер арта. Ял лагерьларыннан, авыллардан кире шәһәрләргә кайткан балалар тирә-юньгә тиз генә ияләшеп китә алмыйлар. Узган ел 23-30 август аралыгында гына да 6 бала һәлак булды. Балаларның юллардагы иминлеген саклауны бер автоинспекторларга гына аударып калдырырга ярамый. Балаларның гомерләре өчен барыбыз да җаваплы», - диде Рифкать Нургали улы.
Балалар катнашындагы аварияләрнең 247 очрагында транспорт чараларын идарә итүчеләр гаепле, ә 142 очракта балалар автомобиль эчендә пассажир буларак утырып барган. Үлгән 5 бала автомобильдә махсус урындыкка утыртылмаган булган.
- Спиртлы эчемлек кулланып, руль артына утырырга ярамый. Арча районына 15 августта кунакка кайткан 29 яшьлек егет исерек хәлдә «Дэу Нексия» машинасына 8 һәм 15 яшьлек ике баланы утыртып, балыкка бара. Кире кайтканда, идарә итә алмыйча, машина чокырга төшеп ава. Нәтиҗәдә 8 яшьтәге бала үлә. Юлларда тизлекне арттыру да бик хәвефле. Автоһәвәскәрләр салонда кечкенә балалар булганда икеләтә саклык күрсәтсеннәр, - диде Рифкать Миңнеханов.
Балигъ булмаган балаларны автомобильләрдә махсус урындыксыз йөртүчеләрне ачыклау максатында рейдлар оештырылачак. Татарстан мәгариф министры урынбасары Гүзәлия Минкина сөйләгәнчә, мәктәпләрдә автоинспекторлар катнашында тематик дәресләр, аңлату-өйрәтү чаралары үткәреләчәк. Ата-аналардан да үз балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүләре, автомобиль юлларында скутерларда һәм мопедларда йөрүләрен чикләүләре сорала. Һәлакәт чыкканнан соң үкенергә калмасын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading