Шәһри Казан

«Үз фикерегезне әйтегез, сез бит журналистлар»

Мәгарифкә кагылышлы сораулар борчымаган гаилә Казанда юктыр, мөгаен. «Ни өчен балалар бакчасында алай?», «Ник мәктәптә болай?» ишеләре безнең почтага да гел килеп тора. Форсат чыгуга, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Гәрәй улы ҺАДИУЛЛИНны редакциягә чакырып, газета хезмәткәрләренең һәм укучыларыбызның сорауларын турыдан-туры аның үзенә юлладык.

- Быелгы тугызынчы сыйныф укучылары кече БДИны дүрт фәннән тапшырырга тиеш иде. Соңгы көннәрдә генә биш фәннән бирәчәкләр дигән хәбәр таралгач, балалар тәмам пошаманга төште. Бу ни дигән сүз? Имтиханнарга әзерләнергә вакыт та калмады бит инде. (Н.Бадыйкова)
- Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, тугызынчы сыйныфлар өч фәннән мәҗбүри имтихан бирә, тагын берсен бала үзе сайлап ала, дигән нигезләмә чыгарган иде. Шулай итеп, татар теле белән бергә, безнең укучылар биш фәннән имтихан тапшырырга тиеш булып чыкты. Ә татар теле читтән килеп кергән өстәмә имтихан булып кабул ителергә, каршылыклы фикерләр тудырырга мөмкин иде. Бу мәсьәлә тиз арада хәл ителде - имтиханнар саны дүрткә калдырылды.
- Татар мәктәпләрендә балалар фәннәрне рус телендә укыйлар, ә олимпиадалар татар телендә үткәрелә. Гап-гади терминнарның татарчасын белмәгән укучыларны татарча олимпиадаларда катнаштыру нигә кирәк икән? (Н.Нәкыйпова)
- Татар телендәге олимпиадалар кирәкми, дип әйтүчеләр элек тә күп булды. Шуны аңлагыз: бу очракта татар мәктәпләрендә укучы балаларның хокуклары бозылмый, алар бит рус телендәге олимпиадаларда да катнаша ала. Аннары шундый ярышларга укытучылар берни дә белмәүче балаларны җибәрәдер дип уйламыйм. Без татар телендә олимпиадаларны үткәрергә тиеш һәм үткәрәчәкбез дә! Сезнең, ни өчен татар мәктәпләрендә балаларны татарча гына укытмыйсыз, дип әйтәсегез килә бугай. БДИны рус телендә бирәсебез бар бит, кызганычка, без менә шундый кысаларга кертелгән.
- БДИ тирәсендә ел саен кайда да булса шау-шу куба. Балтач һәм Апас районнарының «даны» бөтен Россиягә таралды әнә. Шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен, Казанда нинди чаралар күрелә? (С.Җиһаншина)
- Ул яктан бездә таләпләр каты. Быел барлык мәктәпләргә дә видеокамералар куелачак. Бездә һәр елны Рособрнадзордан да, җәмәгатьчелек күзәтүчеләре дә күп була. Өченче ел телефон куллану очраклары бар иде, узган ел андый хәлләр кимеде. Балаларның имтиханнарны үз белемнәренә генә таянып, яхшы күрсәткечләр белән бирәчәкләренә мин ышанам. Чөнки безнекеләрнең белем дәрәҗәсе югары: Мәскәү һәм Петербургтан гына калышып, Россия күләмендә өченче урында барабыз.
- Ни өчен укытучы үз укучысының репетиторы була алмый. Баланың «авырткан җирләре»н аннан да яхшырак белүче юк бит. (А.Юсупов)
- Каралган сәгатьләр кысаларында укытучылар стандартлар нигезендә төзелгән программаларны дәүләт хисабына укытырга тиеш. Дәресләрдә үтеп бетерә алмаганны ул берничек тә түләүле нигездә бирергә тиеш түгел. Бу этикага туры килми. Бар түләүле хезмәт күрсәтү дигән нәрсә. Укытучы, ата-аналар теләге буенча, балаларны төркемгә җыеп укыта ала. Аның прейскуранты төзелгән, методикасы эшләнгән, акча банк аша күчерелә.
- Татар теле укытучылары, 2-3 сәгать кенә укытып, берничек тә БДИ тапшырып булмый, дип борчыла. (Л.Хәбибуллина)
- Безнең башка фәннәрдән дә шулай ук бит инде ул. Әйтик, тарих - 2, химия 2 сәгать керә. Имтихан бирү бер фәннән дә җиңел түгел, балаларны программа нигезендә яхшылап әзерләргә кирәк.
- Казанда соңгы елларда гына да күпме балалар бакчасы төзелде, ә чират һаман кимеми. (И.Идрисова)
- Балалар бакчасы буенча хәл, чыннан да, катлаулы. Хәер, мәгарифтә барлык мәсьәләләр дә катлаулы инде ул. Бүгенге көндә барлыгы 28 мең бала балалар бакчасына чиратта тора. Шуларның 18 меңе - 1,5 яшькә, 10 меңе - 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар. Безне кайчак, Президент, 3 яшькә кадәрге балалар барысы да бакчада урын белән тәэмин ителергә тиеш, диде, сез ник моны үтәмисез, дип тәнкыйтьлиләр. Президент аны 2011 елда әйтте һәм бу узган ел ахырына үтәлде. Ә быелның ике аенда 3 яшь тулганнарны кая куярга? Бездә ул кадәр урын юк. Хәзер шәхси-дәүләти партнерлык кысаларында эш алып барабыз. Быел меңгә якын урын булачак, Совет, Киров районнарында, Чистай урамында яңа төзелгән йортларның беренче катларында шундый бакчалар ачылачак. Кызганычка, дип әйтсәк тә буладыр, бүген шундый ата-аналар бар - балаларын бакчага ике-өч айдан ук бирергә телиләр. Аларның моңа хакы бар, әлбәттә, әмма бездә андый шартлар юк.
- Минем балам балалар бакчасына йөри. Ишегалдындагы карны без үзебез көрибез, порошогын, сабынын дигәндәй, үзебез сатып алабыз, хәтта сәгать батарейкасына кадәр сорыйлар. Бу чыгымнар өчен бакчаларга акча бүленмиме әллә ул? (Г.Җәлилова)
- Балалар бакчалары муниципаль берәмлекләр карамагында. Аларга дәүләттән субвенция бирелми. Казанда барлыгы 290 балалар бакчасы бар. Анда 55 меңнән артык бала тәрбияләнә. (Ведомстволар карамагындагы җимерелеп бетә язган бакчаларны да ноябрь аенда безгә тапшырачаклар.) Бер балага уртача 48-50 мең сумга якын акча кирәк. Ата-аналар аның мең сумын гына түли. Кар чистартуга килгәндә, штатта бер ишегалды җыештыручы бар - без аны кыскартмадык - карны ул чистартырга тиеш, әмма чистартып бетерә алмый. Әгәр дә балалар бакчасы җитәкчелеге бу эшне ата-аналар белән бергәләп башкарырга карар кылган икән, без моны хуплыйбыз гына. Минемчә, моның бернинди зыяны да юк. Үз балаң йөри бит ул бакчага, анда аны тәрбиялиләр. Әгәр балаңның шунда уйнап йөргәнен күрәсең килсә, балаңа кар төшмәсен дисәң, килеп эшләгәннән бер җирең дә кимеми. Бу сезгә генә кагылмый, мин гомумән әйтәм.
Ә менә өстәмә түләүләргә килгәндә, безнең бит әле шуның белән бик күп бәла. Закон нигезендә аларны тыярга хакыбыз юк, ә бакча мөдирләре балаларга 10 төрле юнәлештәге өстәмә хезмәт тәкъдим итәләр. Баланы ике-өч төрле юнәлештән дә күбрәккә җәлеп итәргә ярамый, ата-аналар менә шуны аңлап бетерми. Аларга математика да кирәк, йөзү дә, массаж да... Шулай итеп, өч яшьлек баланы балачагыннан мәхрүм итәбез. Мин мөдирләрне дә аңлыйм, алар, менеджер буларак, күбрәк акча керүен, бакчаның үсешен, аның матди базасының ныгуын тели. Ә ата-ана үзе килешүгә кул куя, аны беркем дә мәҗбүр итми. Ул уенчыкларның хәзерге вакытта ниндиләре генә юк. Ята торганы, тышка чыга торганы... Кызыксындыралар, ата-аналарга ризалашмаска кирәк, безгә бусы да бик җиткән, дисеннәр. Икенче яктан караганда - яхшы уенчык булса, тагы да яхшы инде.
- Шулай да, ул порошокка, чүпрәккә акча биреләме-юкмы?
- Бирелә. Ләкин җитмиме икән инде? Нишли торгандыр инде ул? Балалар порошогын кемдер алып китә икән, ул - соңгы кеше. Ә болай безнең бакчаларның күбесе - автономияле учреждение. Анда һәр тиен күз алдында, урлаша алмыйсың. Ике-өч ел элек акча җыюлар бар иде, хәзер барысы да банк аша башкарыла.
- Акча җыюлар әле дә бар ул, Илсур Гәрәевич. Теге мәзәктәгечә, бер попугай күтәреп киләләр дә менә сиңа - зоопарк. Атна саен фотограф чакыралар. Чыгарылыш елы, дип, фотоальбомга акча җыйдылар. Телисеңме-юкмы - барыбер алырга туры килә. Каршы сүз әйтә торган түгел хәзер аларга. (С.Закирова)
- Үз фикерегезне әйтегез, сез бит журналистлар. Әмма сүзегез гайбәт дәрәҗәсендә булмасын. Еш кына ата-аналардан шикаятьләр килә, әмма алар барысы да аноним була. Һәм шунысы гаҗәп - иң яхшы эшләүче директорлар, бакча мөдирләре өстеннән язалар.
- Быелгы уку елында кайбер дәреслекләрне үзебезгә сатып алырга туры килде. Югалган дәреслекләрнең очы чыктымы икән - мине шул кызыксындыра. (Н.Нәбиуллина)
- Быелгы уку елына дәреслекләргә бирелгән заявканың үтәлеше 36,5 процент кына иде. Минем беркемне дә гаеплисем килми, дәреслекләр белән тәэмин итү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында. Без ел саен гыйнвар аенда алдагы уку елы өчен аларга заявка бирәбез. Инде алдагы уку елына да биреп куйдык, дәреслекләр җәй көне кайтырга тиеш. Быелгы хәлгә килсәк, мәктәпләрдә иске дәреслекләр бар иде бит. Укытучыларның, әйдәгез, яңаларын сатып алыйк, дигән тәкъдимен сез үзегез хуплагансыздыр, мөгаен. Безгә былтыргы дәреслекләр дә ярый, дип әйтүче булдымы арагыздан, аларның эчтәлегендә аерма 20 процент чамасы гына.
- Юк. Беркем дә әйтмәде.
- Әйтергә кирәк иде менә. Әйткән булсагыз, беркем дә сезгә яңа дәреслекләр алдырмаган булыр иде. Элек дәреслекләрне гел үзебез сатып алдык, шул тәртипне кире кайтарсалар, бик яхшы булыр иде, минемчә. Дәреслекләр мәсьәләсе Министрлар Кабинетында каралды. Киләсе елда мондый проблема килеп чыкмас дип өметләнәбез.
- Дәреслекләрнең эчтәлеге дә безне канәгатьләндерми. Элеккеге дәреслекләр күпкә камилрәк иде шикелле. (Ф.Зариф)
- Китапларның эчтәлеге бездән тормый, бу - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы мәсьәлә. Алар БДИ таләпләренә туры китереп әзерләнә. Хәзер дәреслекләр бик күп чыга - бер фәннән унар дәреслек. Аның белән бик күп нәшриятлар шөгыльләнә. Бу - бик зур бизнес.
- Электрон дәреслекләр кайчан кертелер икән? (Д.Хәмидуллин)
- Алар Казанның 5 мәктәбендә 6-7 нче сыйныфларга эксперимент рәвешендә кертелде инде. Әйтергә кирәк, укучылар яңалыкны хуплады, чөнки алар заманча, бик җиңел. Шулай да тулысынча электрон дәреслекләргә күчеп бетәргә кирәкми, минемчә.
- Безне балаларыбызның туклануы да борчый. Мәктәп янында гына пицца, шаурма ише ризыклар сата торган киосклар урнашкан. Балалар, тәнәфестә йөгереп чыгып, шул ризыкларны сатып ала. Бу аларның сәламәтлегенә зыян сала бит. (Д.Бәдриев)
- Укучыларның туксан проценты бүгенге көндә кайнар аш белән тәэмин ителгән. Бу, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, бик яхшы күрсәткеч. Киоскларга килгәндә, аракы, тәмәке сата торганнары мәктәптән йөз метр арада урнашырга тиеш түгел. Ә менә пицца, шаурма киосклары буенча закон юк. Без мәктәп ашханәсендә ашаган өчен пластик карталар ярдәмендә түләү системасын кертә башладык. Моннан соң ата-ана баласының нәрсә ашаганын контрольдә тота алачак.
- Мәктәп ашханәләрендә хәләл ризык белән тукландыруны оештыру мөмкинлеге юкмы? (З.Сафина)
- Безнең департаментта хәләл ризык бар. Һәм аны мәктәпләргә кертүнең бер кыенлыгы да юк. Моның өчен ашханә җитәкчелеге заказ бирергә тиеш.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    64
    0
    0
Ночной режим