16+

Закон яңарды, тәртип үзгәрерме?

Узып киткән 2012 ел мәгариф өлкәсендә дә шактый саллы эз калдырды. Иң зур үзгәреш - «Мәгариф турында»гы законның яңартылуы. Илдәге белем бирү системасы белән азмы-күпме кызыксынучылар ел дәвамында әлеге закон проектын уттан алып суга салдылар. Ник дигәндә, аңлашылмаучанлыклар байтак иде.

Закон яңарды, тәртип үзгәрерме?

Узып киткән 2012 ел мәгариф өлкәсендә дә шактый саллы эз калдырды. Иң зур үзгәреш - «Мәгариф турында»гы законның яңартылуы. Илдәге белем бирү системасы белән азмы-күпме кызыксынучылар ел дәвамында әлеге закон проектын уттан алып суга салдылар. Ник дигәндә, аңлашылмаучанлыклар байтак иде.

Урта һәм югары белем тулысынча түләүле булырмы, укытучыларга тиешле ташламалар сакланып калырмы, оптимальләштерү дулкыны дәвам итәрме - киң җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләр моның белән генә бетми. Әле Татарстанның тагын бер баш бәласе бар бит: ул - татар телендә белем бирү.
2012 елның соңгы көннәрендә документ рәсми кысаларга кертелде. Президент В. Путин кул куйган «Мәгариф турында»гы закон быелның 1 гыйнварыннан гамәлдә санала.
2010 елда тәкъдим ителгән проект башта халык хөкеменә тапшырылган иде. Министрлык сайтында эленгән закон проектын укып, һәркем үз фикерен калдыра алды. Янәсе, закон халык ризалыгыннан башка кабул ителмәячәк. Сүз иреге алган халык исә ялындырып тормады: проектның җитешсез якларын да төртеп күрсәтте, үз тәкъдимнәрен дә кертте. Хуш, күпчелекнең фикеренә колак салып, проектка үзгәрешләр кертелергә тиеш иде кебек. Алар кертелде, әлбәттә. Тик әллә халык фикерен ишетеп бетермәделәр шунда, әллә үзебез «халык» төшенчәсен дөрес аңламаганбыз - законнан тулысынча канәгать калучылар күренми әлегә. Хәер, мин үзем белгән халык турында гына сүз алып барам инде, «югарылар» фикерләрен уңга-сулга чәчеп йөрми, интернет-форумнарда язып калдырмый бит.
Закон проекты тирәсендә ыгы-зыгы тудырган сәбәпләрнең берсе - урта белем түләүле була икән дигән сүз чыгу. Бөтен эш-гамәлләре шуңа таба барган Дәүләт Думасы үзе үк халыкны болгатты. Атнага берничә дәрес кенә бушлай кала, калган фәннәрне укыйсы килсә, бала аена биш-алты мең сум түләргә тиеш була дигән имеш-мимеш ата-аналарны да, укучыларны да, укытучыларны да пошаманга салды. Баланы мәктәптә укыту болай да шактый чыгымлы, инде хәзер аена алты меңне дә чыгарып сала башласаң? Әле сүз урта мәктәп турында гына бара бит. Дөрес, яңа законда бушлай белем алу хокукы турындагы пункт сакланып калган. Тик бу мәсьәлә тирәсендә томан таралып бетмәгән әле, чөнки «Юк, урта белем бушлай булачак!» дип шартлатып җавап бирүче юк.
Укытучылар яңа законны өмет катыш ышаныч белән көттеләр. Өстәвенә соңгы арада РФ мәгариф һәм фән министры Д. Ливановның хезмәт хакын арттыру турында әйтелгән сүзләре дә бар бит. Тик законда «укытучының хезмәт хакы шул төбәктәге уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш» дигән гарантия күренми. Түрәләр бу мәсьәләдә җаваплылыкны өсләреннән төшерделәр. Имеш, финанс ягын һәр төбәк үзе кайгырта. Федераль законда акка кара белән язылмагач, ничек кайгыртылыр инде ул?!.
РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов матбугат очрашуы вакытында милли белем бирү турындагы фикерләрнең күбесе хаталы булуын билгеләп үткән иде. Депутат, мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә борчылырга кирәкми, дип тә тынычландырды. Яңа кабул ителгән законда «төбәкләрнең үз дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү РФнең дәүләт телен укытуны һәм өйрәнүне кысмаска тиеш» диелгән, ягъни республикаларда туган телне укыту рөхсәт ителә. Рус теле дәресенә зыян салмаганда, әлбәттә. Менә тагын аңлашылмаучанлык килеп чыга: берәүләр өчен гадәти булган хәлне икенчеләр рус телен кысу дип карарга мөмкин. Төгәлсезлекне үз файдасына бора белүчеләр азмыни?!.
«Мәгариф турында»гы закон, илдәге белем бирү системасы кебек үк, болганчык килеп чыккан. Безгә ярап булмый инде анысы, тик яхшы якка үзгәрешләрне дә күрәсе килә бит. Алга барасы, камилләшәсе килә. Барабыздыр инде без алга, тик читтән караганда бер урында таптанып торган, ул гына да түгел, артка чигенгән кебек тоела шул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading