16+

Үзебезнең курортларны куркынычсыз булган өчен сайлыйлар

Җәйге ялларның кызган чагы. «Pegas Touristik» туристлык фирмасының коммерция директоры Әлфия Гаязова белән курортларны барладык.

Үзебезнең курортларны куркынычсыз булган өчен сайлыйлар

Җәйге ялларның кызган чагы. «Pegas Touristik» туристлык фирмасының коммерция директоры Әлфия Гаязова белән курортларны барладык.

Әңгәмәдәшем сүз­ләренчә, җәйге сезон өчен юлламаларын апрель ахырына кадәр алып куючылар күпкә ота, чөнки ул вакытта алар кышкы бәядән сатыла. Әмма алдан аяк киенеп куярга өлгермәүчеләргә дә бик борчылырга кирәкми, «кайнар» юлламалар һәрчак диярлек булып тора.

- Җәй көне кая барырга киңәш итәсез?
- Җәйге сезонда бөтен җиргә дә барырга була, бюджетлы вариантлар да күп, акчагыз булса, Канар, Мальдив утрау­ларына да озатабыз. Иң эконом юнәлешләр арасында үзебезнең Кырым, Сочи бар. Анда сентябрь ахырына кадәр ял итәргә була. Октябрьдән суыта башлый. Ә менә Төркиягә 20 октябрьләргә кадәр барып калырга кирәк. Соңгарак калучылар Алания курортына барсын, көз айларында Төркиянең иң җылы шәһәре шул. Бала-чагасы булмаган кешеләр күбрәк «бәрхет сезоны»н сайлый. Пляжда халык алай ук күп булмый. Гомумән, 25 август-10 сентябрьгә бәяләр дә шактый төшә, - дип сөйләде безгә Әлфия Гаязова. Шул ук вакытта ул, Төркия­гә бармый торуың хәерле, дип киңәш бирде.

Иң арзан юнәлеш булып Тунисның Джерба утравы тора.
- Март ахырында гына ачылды ул юнәлеш. Анда Мальдивтагы кебек ап-ак ком, баручылар бик канәгать булып кайта, виза да кирәкми. «Барысы да кергән» сервисы белән ун төнгә нибары 30 мең сум. Казаннан рейслар бар, биш сәгатьтән утрауда буласыз. Баштарак Казаннан очкычлар йөрмәде, халык күп йөри башлагач, чартер рейслар ачылды, күптән түгел рейска тагын өстәмә дүрт очкыч куелды. Октябрь ахырына кадәр күреп кайта аласыз.

Тагын бер яңа юнәлеш - Урта диңгездәге Мальта утрау-дәүләте. Ул үзенең инглиз мәктәбе белән атаклы. Хәзер күп кешеләр балаларын тел өйрәнергә Англиягә түгел, ә Мальтага җибәрә. Мальтаның дини мирасы бик бай, адым саен соборлар, чиркәү-монастырьлар һәм башка гыйбадәт йортларын күрәсең. Шуңа да аны утрау-музей дип тә атыйлар. Җиде көнлек тур бер кешегә 64 мең сумга төшә.

Җәй көне иң популяр юнәлешләр - Греция, Испания, Болгария. Франциянең Ницца курорты бик яхшы. Аның янәшәсендә генә Канны, Ментон, Монако шәһәрләре урнашкан, аларны да күреп кайту мөмкинлеге бар. Ниццага юлламаны 7 көнгә (ике тапкыр ашау кергән) виза белән бергә 40 мең сумга алырга була. Грециягә 27 мең сумнан башлап бара аласыз. Иң арзаны - Болгария. Анда юлламаны 20 мең сумга сатабыз. Испания - 30-35 мең сумга төшә. Тунис - визасыз булуы белән отышлы, 27-30 мең сум тора.

Гарәп әмирлекләренә сентябрь башыннан барырга була, әлегә анда бик эссе, юлламалар сатуга чыкмады. Һиндстан, Тайланд, Вьетнамга сезон октябрьдән башлана. Соңгысы халык арасында бик тиз популярлашты. Нячанг шәһәрен бигрәк тә яшьләр ярата, анда алар өчен күңел ачу чаралары кызыклы. Юллама бәясе - 35 мең сумнар тирәсе (иртәнге аш белән). Тайланд - 35-45 мең сум, бәясе кайсы курортына баруыгыздан тора. Гарәп әмирлекләре - уртача 40 мең сум (иртәнге аш, виза белән), - ди фирма директоры.

Үзебезнең Сочи белән Кырымны Төркиягә җитми инде дип әйтергә яраталар. Әлфия Гаязова әлеге сүзләр белән килешми. Аның әйтүенчә, әлеге курортларда хезмәт күрсәтү бик күпкә яхшырды.

- Астма белән авыручылар өчен Кырым - иң яхшы курорт. Андагы коры һавадан бик күпләр файда күрә. Табигате дә бик матур. Сочи үзенең Олимпиададан калган мирасы белән үзенчәлекле. Сочи-паркны һичшиксез бер барып күрергә кирәк дип саныйм. Аны әйбәтләп карап чыгар өчен бер генә көн җитми. Паркка бер билет белән кереп, «Дельфинарий»ны да күрә, төрле аттракционнарда күңел дә ача аласыз. Сулы шоу да күрсәтелә. «Дендрарий» паркы үзе генә дә ни тора. Анда барысы 2000 экзотик үсемлек үсә, шунда ук сирәк очрый торган кош­лар, җәнлекләр яши.

Сочи, Кырым, Абхазия­дә ял итү, ике тапкыр ашау белән, 30-35 мең сум тора. Гомумән, быел турлар үзебезнең Россия курортларына яхшы сатыла. Мин моны иң беренче чиратта куркынычсыз булуы белән аңлатыр идем. Бөтен җирдә шартлау, атыш­лар, Аллага шөкер, бездә ул яктан тыныч бит.
Әңгәмәдәшем сүз­ләренчә, узган ел белән чагыштырганда, Европага турлар азрак сатыла. Иң популяр юнәлешләр, үзе әйтеп киткәнчә, Тунис белән Джерба.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading