Шәһри Казан

Үзгәреш корбаннары

Күптән түгел миңа хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. Чит илләргә барып гыйбрәт ал дисәләр дә, еракта йөрмичә генә, чын-чынлап гыйбрәт алып кайттым мин аннан. Палатадашларымның үз-үзләрен тотышларына карап, әлегә кадәр башыма да килмәгән нәрсәләр турында уйландым.

Реклама

Беркөнне палатага театрдагы бик зур тамашага әзерләнеп килгән сыман, гаҗәеп купшы киемле олы гына яшьтәге бер ханым килеп керде. Күзгә аеруча ташланганы шул булды - тән тиресе бөрешеп баручы әлеге ханымның өске киеменең аркасы ачык иде. Үзе ятасы урынны билгеләгәч, махсус шкафлар, тумбочкалар булуына карамастан, бик матур кыйммәтле сумкасын янәшәсендәге өстәл өстенә утыртып куйды, бу, әледән-әле авыруларга карап, «күрәсезме?» дигәндәй, сумканы тоткалап, кузгаткалап алды. Шул ук вакытта мескенем туңудан калтырап куя, аркасын бик җылытыр иде дә, театраль кыяфәтен үзгәртәсе килми. Без олы яшьтәге дөнья күргән кешеләр өчен бу хәл үзе бер театр иде, тик бераздан әлеге ханымның хәле генә бөтенләй үк «театраль» түгеллеге ачыкланды. Шуңа да карамастан, ханым үзенең шәһәребезнең зур кешеләре белән танышлыгы, елына ничә тапкыр ничә илдә һәм кемнәр белән ял иткәнлеге турында сөйләп калырга ашыга иде. Шул арада, юыну бүлмәсенең идәненә су агызып, күңелсез хәл китереп чыгарырга да өлгерде. Әмма моңа ханымның бер дә эче пошмады, барыбыз да борчылып, идәннән су җыеп йөргәндә, ул көзге каршында бизәнеп утырды. Ятсак, утны сүндертмичә, торсак, юыну бүлмәсенә кертмичә интектергән әлеге ханым эшмәкәр ире белән рәхәт гомер кичергәнлеге турында да бертуктаусыз сөйләп кенә торды. Әлегә ачыкланып ук бетмәгән җитди авыруы булган ханымны без барыбер кызгандык, процедуралар үтеп йөреп соңга калганда ашарына алып килдек, гел хәлен сорашып тордык, вак-төяк йомышларын үтәргә тырыштык...
Икенче беркөнне палатага ишеккә көчкә-көчкә сыя торган чамасыз таза гәүдәле хатын-кызны кертеп урнаштырдылар. Караватка ничек сыяр икән дип аптырап карап тордык беравык. Ул иң башлап каршындагы өстәлгә кыйммәтле ноутбугын чыгарып куйды, аннан соң телефоны аша таныш-белешләре белән бертуктаусыз хәбәрләште. Ул да түгел, бер карасаң, елады, бер карасаң, сүгенде, аннары үзенең бик дәрәҗәле эшмәкәр икәнлеген һәм хастаханәдәге табибларның күбесенең аны белгәнлекләре турында мактанып алды. Хәтта палатага кереп, бер авыруны карап чыккан табибның моның белән махсус исәнләшмәгәненә аптыраган булып кыланды. «Танымагандыр, авыруым шулай үзгәрткәндер инде минем кыяфәтемне», - дигән булды. Әлеге гәүдәне күрмәскә дә, танымаска да мөмкин түгел иде, әлбәттә, тик табибларның «күзенә кереп» үзләренә генә игътибар таләп итүчеләр бер ул гына түгел бит. Анализлар бирергә, дәваланырга юлламалар алгач та, бер дә селкенергә ашыкмады, тәмәке тартып, ирләрнекенә әйләнеп баручы гөрелдәп торган тавышы белән яңа йортлары, коттеджлары турында сөйләде, «Карловы Вары»да гына фәлән тапкыр ял иткәнлеге, кайда кайсы зур кешенең хатыны исергәнче эчкән, кайсыныкы кемнең сөяркәсе булган һ.б. шундый хәбәрләр сөйләп вакыт үткәрүне дәвалануга караганда да артыграк күрә иде кебек эшмәкәр хатын.
Ниһаять, хәлен белергә дип кияве белән кызы килеп керделәр. Ул, исәнләшеп-нитеп тормыйча, аларга аркасы белән үк борылып ятты. Кызы исә, әнисенең үзе белән сөйләшүен кат-кат үтенеп, бик озак вакытлар басып торды. «Синең әниең юк», - диде ана кеше, үзенә «әни» дип эндәшмәскә кирәклекне елый-елый тукып. Кияү кеше, әллә без авырулардан уңайсызланып, әллә башка сәбәптән, бүлмәдән чыгып, коридор буйлап йөренде. Әлеге күнелсез хәлне күзәтеп тормас өчен, без дә чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Кире палатабызга кергәндә әни белән кыз көлешә-көлешә кичә генә кызы бәйрәм иткән ресторандагы хәлләрне тасвирлап утыралар иде. Кызы киткәнче боларның сөйләшүе инде гел шушы темага барды.
Бераздан хатынның әнисе шалтыратты, анысы сөйләшүне елаудан ук башлады. Оныгыннан зарланды зур коттеджда яшәүче әби кеше. Әнисе инде күптән яхшы фатир алып биргән булса да, кыз ире һәм баласы белән болар яныннан китәргә ашыкмый, торыр өчен фатирны яраклы түгел дип санап, көне-төне тавыш-гауга белән яши икән болар. Менә шулай өйдәге хәлләрдән арына алмыйча, хатын һич дәваланырга вакыт тапмады. Тик, шунысы гаҗәп, исәнлегенә кагылышлы үзеннән эзлисе гаепне ханым табиблардан, шәфкать туташларыннан эзли, кан басымын үлчәргә, укол ясарга кергәннәрне кабул итмичә, түбәнсетеп борып чыгара.
Кайдан килеп чыктылар соң тирә-юнендәгеләрнең тормышына, язмышына битараф, үзенең чамасыз нәфесенә буйсынып, тәненең, тамагының ихтыяҗларын гына кайгыртып, чамасыз комсыз теләкләрен канәгатьләндереп яшәүче бу кешеләр? Шушындый «көн дә бәйрәм, көн дә туй» булып торган тормышта кеше, аң-дәрәҗәсе түбәнәйгәннән-түбәнәя барып, хайван рәвешендә яшәүгә ияләшәдер, күрәсең. Вакыт-вакыт әлеге ике хатынның кинәт кенә капланып, үксеп елауларын күргәч, алар моны үзләре дә аңлыйдыр дип уйладым мин, тик бу хәлләрдән чыгар өчен, ихтыяр көчеңне җыеп, бик зур тырышлык куярга кирәк бит. Ә болар ул нәрсәгә бөтенләй ияләшмәгән. Шунлыктан байлык эчендә йөзеп гарипләнгән ул мескеннәр үзгәреш корбаннары булып кабул ителәләрдер дә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: