16+

Жанна Фрискега 48 миллион сум җыелган

Шушы көннәрдә аяз көнне яшен суккандай килеп ирешкән хәбәр - җырчы Жанна Фрискеның баш мие онкологиясе табылу, аның «Шереметьево» аэропортындагы самолетка утырыр алдыннан булган халәте булгандыр. Сенсация эзләүче папарацци үз күзенә үзе ышанмады дисәк тә була - твиттердагы әлеге видеороликта һәрвакыт чибәр, Россия шоу-бизнесының секс-символы булган Жаннаны танырлык түгел иде:...

Башта теләсә нинди төр хәбәрне җиде кат биккә бикләүче җырчының якыннары да инде рәсми белдерү белән чыгарга мәҗбүр булды: әйе, җырчыда баш мие рагының соңгы - дүртенче стадиясе. Ире Дмитрий Шепелев бу уңайдан һәркемгә аңлап, кешелеклелек сыйфатлары белән карауларын сорады һәм «Бар ярдәм - Жанна-Анна (чиркәү кушкан исеме) исәнлеге өчен Ходайдан исәнлек сорау», - дип белдерде.
Беренчел мәгълүматларда, Жанна дәвалау курсына Германиягә очкан дип белдерсәләр, соңрак, билетлары буенча аның АКШка юл алуы билгеле булды. Былтыр апрель аенда туган улы Платон Мәскәүдә - Жаннаның әтисендә калган икән.
Жаннада операциягә бирешми торган стадиядәге рак, диләр. Сәбәпләрен исә табиблар, берничә булырга мөмкин, дип белдерә: салкынрак климатик җирдә яшәүче кеше өчен артык эссе кояш астында озак вакыт дәвамында булу (Жанна башта Мексикада «Каникулы в Мексике» тапшыруын алып барды, аннан, бала туганчы ук, Майамига күченде), яшәртү максатыннан эшләнгән процедуралар (Жанна умыртка баганасы аша кәүсә күзәнәкләр (стволовые клетки) керттергән), олы яшьтә бала күтәрү. Әмма боларның берсе дә дәлилләнмәгән гөманлаулар гына.
Хәзергесе көнгә Беренче канал, Русфонд белән берлектә, Жанна өчен 48 миллион сумнан артыграк акча җыйган инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading