Татарстан Голливудтан ким түгел хәзер. Әле Лаеш районы, әле Чистай, әле Казан урамнары кино төшерү мәйданчыгына әйләнә. Бездә мәскәүләр Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча сериал төшерә. Аны «Россия 1» каналында күрсәтәчәкләр.
Скопировать ссылку
Татарстан Голливудтан ким түгел хәзер. Әле Лаеш районы, әле Чистай, әле Казан урамнары кино төшерү мәйданчыгына әйләнә. Бездә мәскәүләр Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча сериал төшерә. Аны «Россия 1» каналында күрсәтәчәкләр.
«Кино һәм театр – ике төрле сәнгать»
Фильмның режиссеры — Егор Анашкин. Зөләйха ролен – Чулпан Хаматова, аның ире Мортазаны Рамил Сабитов уйный. Зөләйханың каенанасы Упыриха – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Роза Хәйруллина. Шулай ук фильмда Сергей Маковецкий (профессор Лейбе), Елена Шевченко (Изабелла), Александр Баширов (Горелов), Юлия Пересильд (Настасья), Роман Мадянов (Зиновий Кузнец), Евгений Морозов (Игнатов) кебек Россиянең танылган актерлары катнаша. Татарстан актерларын исә күбесенчә эпизодик һәм күмәк күренешләрдә күреп булачак.
Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин Игнатовның дусты чекист Миша Бакиев булып уйнаячак. Сценарий буенча ул дустын төрмәдән коткара. Ахырдан үзе НКВД тозагына эләгә. Искәндәр бу ролендә «Телсез күке» спектаклендәге роле белән уртаклык күрә.
– Мин катнашкан эпизодны Казанда Кремль урамында төшердек. Әле тагын төшәсе күренешләр бар. Иң авыры режиссер таләбе дә, рольгә керү дә түгел, ә көтү булды. Съемка мәйданына эләккәнче бик озаклап, ныклап әзерлек эше бара. Мин 30 секунд яки 1 минут кадрда булачакмын. Ләкин шуның өчен 6 сәгать төшәргә туры килде. Бу минем кинода төшү буенча беренче тәҗрибәм. Кино һәм театрны чагыштырырлык түгел, болар – икесе ике төрле сәнгать, – ди Искәндәр Хәйруллин.
«Безгә дә «Татарфильм» кирәк»
Кариев театры актеры Илнар Низамиевның III сыйныфта укучы улы Исмәгыйль фильмда Зөләйханың улы Йосыфны уйнаячак. Татарстан актерлары арасында Чулпан Хаматовага иң якын булган, аның белән озак эшләгән кеше ул.
Фото Илнар Низамиевның шәхси архивыннан алынды.
– Исмәгыйль театрда тәрбияләнеп үскән бала. Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малайлары» спектаклендә дә уйнады. Шуңа да актерлык аның өчен ят һөнәр түгел. Инде уннан артык күренештә төштек. Яңа елдан соң тагын төшерәләр. Без Чулпан белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына бергә гаризалар тапшырган идек. Анда рус төркеме булмаганга, ул театр училищесына күченде. Аннан Мәскәүгә китте. Хәзер безне танымый инде. Шулай да Исмәгыйль белән алар уртак тел тапты, – ди Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев.
Исмәгыйль татар малаен уйнаса да, фильм рус телендә булганга, диалоглары да рус телендә булачак, ди.
– «Русское» кинокомпаниясе мәктәпкә дә хат юллады. Укытучылары съемка вакытына аны дәресләрдән азат итте. Гомумән, кинокомпания безгә һәрвакыт ярдәмгә килә. Пермьгә минем эшем аркасында съемкаларга бара алмый калган идек, алар фильм күренешләрен Лаешта гына төшерергә булды. Миңа да эпизодик роль булырга мөмкин диделәр. Булса – төшәчәкмен, булмаса, Исмәгыйль төшүе дә җиткән, – ди Илнар Низамиев.
Актерның олы улы Искәндәр дә иҗади юл сайлаган. Хәзер ул Фәрит Бикчәнтәев курсында укый икән.
– Минем Татарстан фильмнарында төшү тәҗрибәм бар. Ләкин бу фильм масштаб, техника ягыннан шаккатырырлык. Бездә дә «Татарфильм» дигән шундый бер оешма булдырсыннар иде. Татар язучыларының классик әсәрләрен экранга чыгарыр идек. Ул сорау күптән күтәрелә инде. Бер очкын булып кабынып ала да кабат сүрелә. Татар киносына дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк, – ди Илнар.
«Яхшы акчалар түләделәр»
Кариев театрының яшь актеры Илназ Хәбибуллин да фильмның күмәк күренешләрендә катнашкан.
Фото Илназ Хәбибуллинның шәхси архивыннан алынды.
– Мин монда очраклы рәвештә генә эләктем. Иптәшем белән интернетта утырганда, кастинг турында игъланны күрдек. Хатыным: «Барып кара», – диде дә, бәхетемне сынарга булдым. Кастингтан соң бер ай вакыт уздымы-юкмы икән, «Сез безгә туры киләсез», – дип шалтыраттылар. Мин сөргенгә эләккән кулак булып уйныйм. Икенче план актеры. Мин катнашкан күренеш сөрелгән халыкның Ангара (Чулман) буйлап яр буенча йөзеп килүеннән башлана. Без анда землянкалар, чатырлар корып яшәп китәбез. Чулпан Хаматова, Александр Бәширов, Сергей Маковецкий белән бер күренешләрдә төштем. Алар белән эшләү җиңел иде, үзләрен «йолдыз» итеп тотмадылар. Бергә фильмда төштек, бергә утырып ашадык. Пермьдәге съемкаларда да катнаштым. Фильмда катнашкан өчен көн саен акча түләделәр. Яхшы түләделәр, – дип елмая Илназ Хәбибуллин.
«Актер булу төшемә дә кермәгән иде»
Гомумән, бу көннәрдә бар Татарстан әлеге фильмда катнашкан кебек булды. Әнә Рәсим Хаҗиев Лаеш районы хакимиятендә эшләгән җиреннән актер булып киткән.
Фото Рәсим Хаҗиевның шәхси архивыннан алынды.
– Кастинглар узып тормадым. Эш буенча һәрвакыт съемкалар мәйданына йөрергә туры килде. Шунда режиссер ярдәмчеләре күреп алды да, мондый мөмкинлек кайчан була әле, әйдә, син дә төш, дип тәкъдим ясады. Бер ял көнемә туры китереп тәвәккәлләдем. Төп рольләрдә уйнаучы Александр Баширов, Роман Мадянов белән бер күренешләрдә катнаштым. Эшче кеше идем. Шуңа да гримерлар бөтен битемне, кулларымны каралтып бетерделәр. Җиңел эш түгел икән. Кирпеч ташу кебек түгел инде, шулай да бик авыр. Минем бер эпизодыма гына да 17 дубль ясадылар. Режиссер башта бер төрле эшләп карый, аннан үзгәртә, яңа элементлар кертә. Кино шулай эзләнә-эзләнә төшерелә икән ул, – ди Рәсим.
Кайчандыр ул үзе дә режиссерлык һөнәре турында хыялланган. Хәтта ВГИКка укырга керү өчен сценарий да язган, ләкин журналист һөнәрен үзләштергән.
Лаеш заводы эшчесе Тарас Ерашовка да роль табылган фильмда. Белеме буенча эретеп ябыштыручы, сигез ел флотта хезмәт куйган егет кинода төшәрмен дип хыялланмаган булган.
– Мин – исемсез герой. Анда төп рольләргә генә исем бирәләр. Башта конвоир булдым, аннан НКВД сержантына әйләндем. Шул ук бер роль ул, ләкин төрле вакыт аралыгында төшерелгән. Әсәрне дә укымаган идем. Кыскача эчтәлеген хатыным сөйләде. Аннан соң интернетта НКВДга кагылышлы төрле мәгълүматлар тупладым. Фильмда үземне аларча тотарга тырыштым. Акчасын яхшы түләсәләр дә, фильмда катнашуымның төп сәбәбе – кино төшерү эшен эченнән күрәсе килү. Элек киноны гади тамашачы кебек карадым, хәзер караш үзгәрде. Режиссер эшенең никадәр катлаулы һәм җаваплы булуын аңладым. Колоннада 60 кеше бара ди, шул 60 кешенең һәрберсен җентекләп карый ул. Иң арткы рәтләрдә баручының кулында балдак күреп алып, салдыртырга мөмкин. Фильмда вак-төяк әйбер юк икән. Гади кеше аны күрми дә, ә режиссер күрергә тиеш, – ди Тарас Ерашов.
«Зөләйха күзләрен ача» фильмы әле Яңа елдан соң да төшереләчәк. Кастинг турында игъланнарны карап барыгыз, бәлки сез дә зәңгәр экраннарга эләгерсез.
Комментарийлар