16+

Зур бәйрәм

Юдино бистәсенә – 100 ел. Казанда 29 августта Тимерьюлчылар мәдәният сарае каршындагы мәйданда Юдино бистәсенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм тантаналары була. Концертта Элвин Грей һәм Стас Костюшкин да чыгыш ясый.

Зур бәйрәм

Юдино бистәсенә – 100 ел. Казанда 29 августта Тимерьюлчылар мәдәният сарае каршындагы мәйданда Юдино бистәсенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм тантаналары була. Концертта Элвин Грей һәм Стас Костюшкин да чыгыш ясый.

Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин Юдино бистәсенең 100 еллыгы Казан өчен мөһим һәм зур вакыйга булуын искәртте.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов таныштырганча, юбилей бәйрәме бер көн белән генә чикләнмәячәк.

– Юдинода 160 миллион сумга – 23 юл, 50 миллион сумга 17 йорт яны территориясе капиталь төзекләндерелде. Бистәдән «Локомотив» стадионына кадәр тротуар салынды. Күп катлы йортлар түбәләре яңартыла. Төзекләндерүләргә мохтаҗлык зур иде, шунлыктан, бистәдә яшәүчеләр төзекләндерү эшләрен сөенеп кабул иттеләр, – диде Сергей Миронов.

Тимерьюлчылар мәдәният сараен муниципаль карамакка күчерү буенча эшләр бара. Быелның 29 августында «Юдино» боз аренасы төзелешенә старт бирелә. «Станция» үсмерләр-яшьләр үзәге бинасы проекты әзерләнә. «Локомотив» стадионы үзгәртеп төзекләндерелә, биредәге футбол кыры инде 1 сентябрьгә әзер була.

– Предприятиеләр, оешмалар һәм юдинолылар катнашында, 18 августта икенче мәртәбә зур өмә оештырылды, 150 тонна чүп җыеп, полигонга озатылды, – диде Сергей Миронов.

Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда, иң беренче чиратта, Юдино бистәсенең инфраструктурасын яңарту буенча карар кабул иткәне өчен, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.

– Сәнәгать предприятиеләре авыр чор кичергәндә, социаль өлкәгә ярдәм күрсәтүдән баш тарттылар. Юдино бистәсенә дә кыенга туры килде. Спорт комплексы, Тимерьюлчылар мәдәният сарае ташландык хәлгә төште. Пионерлар йорты бинасы сатып ук җибәрелде, – дип искә алды мэр. – Хәзер социаль биналар торгызыла, мәсьәләләр комплекслы хәл ителә. Районнарның тигезсезлеген бетерү безнең күптәнге хыял иде. Дәрвишләр, Юдино бистәләренең һәм башкаларның дәрәҗәсе шәһәр үзәгеннән калыша. Бүген Юдино бөтенләй башка: төрмыш-көнкүреш өчен уңайлы, имин, экологик яктан иң чиста район. Юдино бистәсе үзенең 100 еллыгы алдыннан уңай үзгәрешләр кичерү белән беррәттән, киләчәк үсешенә дә яхшы җирлек тудырылды. Юдиноның данлы тарихы, яхшы бүгенгесе һәм искиткеч матур киләчәге бар.

Юдино бистәсендә 29 августта Тимерьюлчылар мәдәният сарае каршындагы мәйданда көнозын бәйрәм була. Спорт һәм интерактив мәйданчыклар, фудкорт, ягъни ашамлыклар капкалап алу урыннары, сәүдә рәтләре, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе эшли. Күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган. Балалар өчен махсус программа әзерләнә.

Концерт сәхнәсендә җирле артистлар «Веселые Волгари», «Зө-Ләй-Лә» триосы, «Silfred crtw» һәм «Miami Dance» төркемнәре чыгыш ясый. Бәйрәм кунаклары – Элвин Грей белән Стас Костюкшин.

Танылган артистлар белән беррәттән концерт программасында «Безнең команда авазы – безнең ишегалды авазы» халык караокэсы финалистлары да катнаша. Бу конкурс өч ел элек Киров һәм Мәскәү районнарында башлангыч алган иде, быел шәһәркүләм конкурска әверелде.

Илдар МӨХӘММӘТҖАНОВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading