16+

Зәйни дә шуа, Галимҗан да шуа, Хәмит аларның артыннан куа

Дөнья күләмендә барласаң, нинди генә бәйрәмнәр, фестивальләр юк. Испаниядә помидор атышалар, Англиядә түгәрәк сыр артыннан таудан түбән чабышалар, Порёне шәһәренә диңгез пычрагында аунау фестиваленә быел 2 миллионга якын кеше җыйналган... Ә инде 1296 (кайбер мәгълүматләр буенча, 1094) елдан бирле Венециядә үткәрелеп килә торган карнаваллар турында әйтеп торасы да юк. Күпләр...

Зәйни дә шуа, Галимҗан да шуа, Хәмит аларның артыннан куа

Дөнья күләмендә барласаң, нинди генә бәйрәмнәр, фестивальләр юк. Испаниядә помидор атышалар, Англиядә түгәрәк сыр артыннан таудан түбән чабышалар, Порёне шәһәренә диңгез пычрагында аунау фестиваленә быел 2 миллионга якын кеше җыйналган... Ә инде 1296 (кайбер мәгълүматләр буенча, 1094) елдан бирле Венециядә үткәрелеп килә торган карнаваллар турында әйтеп торасы да юк. Күпләр...

Дөнья күләмендә барласаң, нинди генә бәйрәмнәр, фестивальләр юк. Испаниядә помидор атышалар, Англиядә түгәрәк сыр артыннан таудан түбән чабышалар, Порёне шәһәренә диңгез пычрагында аунау фестиваленә быел 2 миллионга якын кеше җыйналган... Ә инде 1296 (кайбер мәгълүматләр буенча, 1094) елдан бирле Венециядә үткәрелеп килә торган карнаваллар турында әйтеп торасы да юк. Күпләр минем белән килешәдер, бу бәйрәмнәрне күркәм дип әйтеп булмый.
Сәбәбе - җанга якын, үзеңнеке булмау гына да түгелдер. Мәсәлән, помидор атышуны ничек итеп матур күренеш дип атап булсын. Карнаваллар да бик гаҗәпләндергеч кебек тоелсалар да, монда бик күп кенә чикләрне узып китү рөхсәт ителгәнлеген исәпкә алсак, безнеңчә әйткәндә, шайтан туе белән бер инде ул. Кешеләрнең бәйрәмнәрдә бөтенләй башка рәвешкә керүләренә караганда, үз асылына кайтулары күпкә күркәмрәк, ихласрак. Әйтик, Балтач районының Арбор авылында үткәрелә торган Тау бәйрәмен алыйк. Бәйрәмнәрнең тарихына күз салсаң, күңел ачучыларның халәтен аңлау күпкә җиңелрәк. Без дә эшне шуннан башлыйк әле.
Һәркемнең күңелендә балачак һәм үсмер елларның матур хатирәләре саклана. Кайчакта, зур тормышның мәшәкатьләреннән арынып, шул чорны бер урыйсы килә. Нәкъ менә шундый теләк белән, бер төркем әниләр, балалары белән, караңгы төшкәч, тау шуарга булалар. Көндез авыл хатыннарының тау шуып йөрүен ничек кабул итәселәрен кем белгән әле ул вакытта. Авылдагы хәлләрне төн караңгылыгы гына сер итеп саклап калдыра аламы соң? Әлбәттә юк, икенче көнне үк төнлә тау шуучыларны барлый башлыйлар. Ни гаҗәп, гаепләп сөйләр өчен түгел: тау шуарга теләгән кешеләр уйлаганнан да күбрәк булган икән ләбаса... Икенче елны инде тау шуарга бөтен авыл халкын көндез чакыралар. Менә шулай итеп, үз кагыйдәләре белән, Тау бәйрәмен үткәрү гадәткә кереп китә. Инде ун елдан артык дәвам итә икән, димәк, халык аны үз иткән. Моның сәбәпләренең берсе - биредә яшәүче халыкның үзгәрәк булуындадыр. Гадәттә, халыкны авылныкы, шәһәрнеке дип бүлеп йөртергә күнеккән булсак та, һәр авылның үз йөзе, үз холкы. Моны читтән килгәннәр бик тиз шәйләп ала. Шуларның берничәсе белән генә танышып китик. «Безнең авыл» дип тә, «безнең мәктәп» дип тә горурлана Арбор халкы. «Безнең зират» дип тә горурлана белә торган бу халыкка рәхмәт дими, ни дисең», - дип яза Фирдәвес Гарипова. Илгиз Зәйниев исә: «Арборлыларда, башка авыллардан үзенчәлекле буларак, соклана, гаҗәпләнә белү көчле», - дип исәпли. Быелгы Тау бәйрәмендә катнашкан Галимҗан Гыйльмановның тәэсирләре әле дә яңа. «Ни дисәң дә, бу авылда халык үзенчәлекле. Ул табигатькә якын, үзен табигать баласы итеп сизә-тоя. Холкы да табигатьнең үзе кебек: кырыс та була белә, бик ихлас та, ачык та. Янәшәдә генә удмурт һәм мари авылларының булуы, алар белән дус булып аралашып яшәү дә бөтенләй башка мохит тудырган, ахрысы. Матурлыкка соклана беләләр биредә. Төнге авыл урамнарында йөрдем. Халык һәр нәрсәдә матурлык тудырырга тырышкан, хәтта почта әрҗәләрен дә шул тиклем матур итеп ясаган. Бәйрәмгә килгәндә, йомык кыштан котылырга теләп уйлап чыгарылгандыр ул. Кешеләр, телевизор һәм компьютер каршыннан китеп, монда иркенләп аралаша. Аннан соң, бәйрәм бит ул язмышлардан тора. Мин дә ничаклы кешеләрне күреп сөйләштем. Казанга кайтып электрон почтамны ачсам, анда инде Арборда тапкан яңа дусларымнан хатлар. Арбор дигәч, күңелемдә җылылык уяна», - диде Галимҗан Гыйльманов.
Тарихны барладык, сәбәпләренә төшендек, инде бәйрәмнең үзенә кайтыйк. Иң сокландыргыч күренешләрнең берсе - балаларның әти-әниләре белән бергә уйнавы, шаяруы, табигатькә якынаюлары. Ак карда аунаганда, күңелләр дә агара, сафлана кебек. Яшьләрнең исә үз тамашалары. Егермешәр кеше, бер-берсе артына тагылып, таудан аска омтылалар. Йөрәкне учка йомарласаң да, янәшәңдә иптәшләреңнең булуы батырлык өсти. Аста - тау итәгендә кайнар чәй, пылау һәм шашлык көтә һәм болар барысы да бушка. Монысы инде бүгенге көн өчен бөтенләй ят кебек. Йөзләгән кешене бушка сыйлап ятсыннар, имеш, ә бит башка авыллардан, читтән килгән кунакларның саны да бихисап. Хуҗаларның бу мәсьәләдә үз фикере. «Авылыбызны якын итеп килгән һәркемгә бездән якты йөз, - ди «Арбор» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Баязитов. - Бәйрәмне халык көтеп тора. Аннан соң шунысын да истә тотарга кирәк: әлеге бәйрәм, спорт ун көнлеге булып, алдан ук башлана, бу - бик күркәм гадәт. Быел да иң элек йөгерү көне үтте. Өч яшь тә тулмаган сабыйлар да, җитмешен ваклаучы өлкәннәр дә катнашты анда. Волейбол ярышларында авыл халкы бик актив. Егетләр - алты, хатын-кызлар биш команда булып җыйналдылар. Мини-футбол уенына бер кеше дә битараф түгел: уенчысы да, тамашачысы да гөр килә. Ярышларны уздырырга да акчалата ярдәм иттек». Хәмит Баязитов, ел саен тау шуса да, быел күбрәк кечкенә оныгының күңелен күргән.
Арборлылар Тау бәйрәме уздыра башлагач, матбугат битләрендә, «сәерләр», дигән язмалар күп чыкты. Йә әйтегез әле, алда язылганнарның кайсы сәерлек икән?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading