16+
#Төрлесе 15 июня 2025, 14:24 Уку өчен 3 минут
2033
2
1

Акылдан язам бугай. Нәрсә әйтер икән инде дип куркып арыдым

15 июня 2025, 14:24
2033
2
1
Уку өчен 3 минут

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Эч серемне сезгә ачарга булдым. Бәлки укучылар киңәше миңа алга таба яшәргә ярдәм итәр.

Акылдан язам бугай. Нәрсә әйтер икән инде дип куркып арыдым

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Эч серемне сезгә ачарга булдым. Бәлки укучылар киңәше миңа алга таба яшәргә ярдәм итәр.

Акылдан язам бугай. Ирем белән биш ел бергә яшибез. Балабыз бар. Ирем начар кеше түгел, эчми, тартмый, эш урыны әйбәт, акчаны да яхшы эшли. Былтыр чит илгә ял итәргә дә алып барды. Нәрсә җитми инде тагын сиңа, нәрсәгә зарланасың дисезме? Ул артык таләпчән. Менә берничә генә мисал китерәм. 
Аның эштән кайтуына ашарга пешереп торам, югыйсә үзем дә эштән арып кайткан булам. Ә ул нигә бу кәстрүлдә пешердең инде, кечкенәсе дә бар иде бит, хәзер менә суыткычка сыймый, нигә ике көн рәттән кәбестәле аш пешерәсең, ди. Аш кайнаррак булса, “Юри, мин ашамасын дип кайнарлаткансыңдыр”, дип чыгып китә. Савыт-саба торганны күрсә, шунда ук, “ник ул юылмаган, ник вакытында эшләмисең”, дип зарлана. Идәндә чүп бөртеге тапса, нидер мыгырдана-мыгырдана аны алып ташлый да, тагын менә чүп, күзәтеп, әйтеп тормасаң чүп оясында калабыз, дип сөйләнә.

Еш кына кигән киемемне, прическамны яратмый. Берсендә туйга барыр алдыннан нык кына кәефемне кырды. Бергәләп сатып алган күлмәкне туй көне килеп җиткәч кенә, “Килешми дә бит бу сиңа. Ни дип алдың, фигураң кеше төсле булмагач, нигә кирәк булды мондый тар күлмәк”, дип бәйләнде. Елап, шешенеп беттем. Гомумән, юктан сәбәп таба ул, бала авырса, мин гаепле, төнлә уянып еласа, тагын минем аркада, аның чалбары сүтелсә, мин вакытында күрмәгәнмен икән, моның өчен шундый каты тавыш куба инде, әйтерсең лә, кияргә башка чалбары юк. Элек мин аның бу гадәтенә ничектер бик игътибар бирми идем, ә бәлки ул андый булмагандыр да, тик соңгы вакытта бик кызып китүчән, бәйләнчек иргә әйләнде. Минем әти-әниләрне яратмый, туганнарым белән артык аралашмый, кунакка килсәләр дә авызына су капкандай, сүз дәшми, елмаймый утыра.

Әйтә, бәхәсләшә башласаң, үзең барысына да гаепле, син мине шул дәрәҗәгә җикерәсең, дип битәрли. Ә мин нишлим инде, ашарына әзер, кере юылган, бала белән шөгыльләнәм, азмы күпме акча эшлим, анысын да уртак кассага салып барам әле. Үземә эчке кием аласы булса да, аннан рөхсәт сорыйм. Кыскасы, мине мондый тормыш туйдырды. Бүген тагын нәрсә әйтер икән инде дип куркып арыдым. Нишлим, аерылыйммы икән әллә? Минем дә кеше кебек яшисем килә бит, мин дә эш аты гына түгел. Чын хатын-кыз итеп тоясым килә үземне, соңгы тапкыр бергәләп балага өч яшьтә циркка барган идек, инде баланың мәктәпкә барыр чагы җитә. Кибеткә дә бергә чыккан юк. Берәр киңәш бирсәгез иде.

Сабадан, Лилия Г.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

2

  • аватар Без имени

    0

    0

    Качыгыз. Барлы-юклы гомерегезне эрам итмэгез. Яшэп житешергэ кирэк! Бэхетле булырга сон тугел. Эммэ, бэхетле булу зур уз остендэге эш. Узегезне яратыгыз, хормэт итегез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кач тизерэк бэгьрем пока живая урод ул

      Мөһим

      loading