Бу дөньяны хикмәтле дими ни дисең инде, вакыт-вакыт аптырап та куясың... Чү, баштан ук сөйлим әле.
Скопировать ссылку
Бу дөньяны хикмәтле дими ни дисең инде, вакыт-вакыт аптырап та куясың... Чү, баштан ук сөйлим әле.
...Менә тагын атна азагы җитеп килә, югыйсә әле генә дүшәмбе иртәсе кебек иде. Вакыт дигәнең су урынына ага да тора. Командировкага киткән абзыем бер көн иртәләп кайтып та төште. Ярый әле кайтасын хәбәр итте, югыйсә камырлар җомга гына кабарасы дип, йөрерсең иркенләп. Әйбәтләп табын әзерләдем, ашы, ите-бәрәңгесе мулдан, чәйгә дип алма бәлеше дә алсуланып пешеп чыкты. Ул арада абзыем да кайтып керде. Юынып табынга утырды. Бер атналап вакыт узган, алдагы юктан гына ачулану-үпкәләшүләр инде онытылган, кәефләр әйбәт.
Балаларның хәлен сораша, телендә гел онык – сагынган... Инде чәйләп алырга алма бәлешенә чират җиткәндә генә, абзыем кинәт урыныннан купты да: «Онытып торам, – дип киемнәре янына юнәлде. Ни булыр бу, дип уйларга да өлгермәдем: сиңайтәм, алка таптым бит әле, сыңар алка, ди бу кулындагы ялтыравыкка күрсәтеп. – Бик затлы күренә, кара, сәйләннәре дә бар, чәчәк таҗы сыман ахры, бер кырыйдагысы кыйшайган, өстенә басканнардыр, сукмакта ята иде”, – ди. Мин аны-моны уйламыйча: «Ярар, шәп булган, алтын да булгач, теш куйдырасы бит, кушып җибәрермен акчасын шунда”, дим. Бервакыт алтын муенса табып, ломбардка тапшырып, кызыма нидер алган исемә төште дә, әйттем инде.
“Син нәрсә, югалткан кешесе эзлидер, кая тапшыралар хәзер, элек табылдыклар өстәле бар иде бит, илтергә кирәк”, – димәсенме. Алай гынамы – кулымнан алма бәлешем оча дип торам. “Син шул сыңар алкага калдыңмы, сиңа акча кирәкме, кешенең шул кадерле әйберенә кагылыр идеңме...” Тагы әллә ниләр әйтеп бетерде, ишеттем ишетмәгәнемне.. Югыйсә, үземдә дә сыңар алка, кашсыз йөзек, өзек муенсалар әллә ничәү ята, уйлап та бирмибез, әллә югалган, әллә төшеп калган. Харап икән! Юк, мин бу сүзләрне әйтмәдем, Аллаһым саклады. “Ярар, белешермен”, дидем дә вәссәлам. Шуның белән кичке табын да төгәлләнде. Менә сиңа сыңар алка...
Иртән торып кухня тирәсендә йөргән арада абзыем юк булды. Озакламый кайтып та керде бу. “Бүтән юлдан тапкан әйберне аламмы соң?! Бәласеннән баш-аяк! Тапкан җирдә шул бакча аркылы чыга торган юлдагы чыршы ботагына элеп калдырдым”, – ди бу бик авыр эш башкарган кешедәй җиңел сулап. Мин дә ялларның имин узачагына куанып, тизрәк чәй куярга ашыктым.
Комментарийлар