16+

Күңелне дә тырма белән “чистартам”

28 марта 2025, 16:46
371
0
1
Уку өчен 2 минут

Соңгы елларны без физик эш әһәмияте турында оныттык кебек. Физик кына да түгел, кул эше, үзең нидер эшләү турында сүз бара.

Күңелне дә тырма белән “чистартам”

Соңгы елларны без физик эш әһәмияте турында оныттык кебек. Физик кына да түгел, кул эше, үзең нидер эшләү турында сүз бара.

Социаль челтәрләрдәге матур тормыш безне күбрәк акча эшләргә өнди, янәсе барысын да сатып алып була. Хәзер бит акчаң булса курьер бөтен нәрсәне китереп бирә: кием-ризык-йорт җиһазы дисеңме. Су ташып кер дә юмыйбыз, мультиваркада ботканы болгатасы да юк – һичшиксез прогрессның плюслары кү-ү-үп. Аеруча яшь әниләргә.

Ләкин пандемия чорын искә алып, нәрсәне искәртәсем килә: коммуналь комфортта юк кына борчулар да баш миен томалап, нерв системасын тынычсызландыра. Ул вакытта ТВ карап хәсрәтләнүдән баш тәмам катты, йокы качты. Урамга да чыгарга ярамый бит ичмасам. Фатирда эшләнмәгән эш, пешермәгән ризык калмады. Авылга кайтып киттек тә, мин бакчага чыктым. Былтыргы кипкән алабуталарны тырмаларга булдым. Ярты сәгать эчендә чүп баскан урын чистарып, яңарып калды һәм мин күптән тоймаган канәгатьлек хисен кичердем. Чөнки мин җирне генә түгел, башымны һәм күңелемне дә шул тырма белән чистарткандай булдым. Балачактан ук чүп утарга яратам мин шул сәбәпле. Искәрмә: бәрәңге арасын түгел.
Алабута, билчән, кычытканнарны, эт эчәгесен бер-бер артлы йолкыйсың да, яшь суган-кишерләр иркен сулап, елмаеп калалар кебек. Тәртип! Шул тәртип минем эчемдә дә урнашкан кебек ничектер. 

Акча күп нәрсәне хәл итә, дөрес. Әзер ризыкка заказ гына биреп бәйрәм табыны корырга, мунчага әзер себерке, ярылган утын сатып алырга мөмкин, бәйләү-чигү эшләрен бик сирәк кеше белә.

Тик кул, күңел җылысын, эшләгәннән соң була торган канәгатьлек хисен бернинди акчага да сатып алып булмый. Килешәсезме?

Айназ Габидуллина.

Фото: ru.freepik.com


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading