Җәмәгать, “һөнәри чир” дигән сүзләрне ишеткәнегез бар инде сезнең.
Мәсәлән, укытучы пенсиягә чыкса да, һаман дәрес үткәргән шикелле сөйләшә. Галим фәнгә кереп китә. Завод эшчесе станогыннан яки конвейрыннан арына алмый. Шоферлар сөйләшкәндә техникада, төзүчеләр төзелештә кайнаша. Күп еллар хирург булып эшләгән кеше бер кулына – пычак, икенчесенә кайчы тотып йөридер, мөгаен. Алла сакласын, саташып, операция ясый башламасын.
Журналист һөнәрендәгеләр иң гонаһсызларыдыр, мәгәр. Алар тузга язылмаган сүзләрен тик сөйләнеп утыралар. Ләкин, сөйләнүдә дә чик-чаманы югалтырга ярамый. Журналистның уйламыйча ычкындырылган сүзе үзенә дә һәм башкаларга да зыян салырга мөмкин. “Әйткән сүз – аткан ук”, дигән гыйбарә юктан гына барлыкка килмәгәндер.
Минем хатыным бухгалтер. Пенсиядә булса да иртәдән кичкә кадәр “өй бюджетын” хисаплап утыра, үзен һаман эштәге сыман хис итә. Гаиләдәге финанска хатын хуҗа. 200 сум акча сорасаң, 2 битлек аңлатма язарга кирәк. 2 мең сум түгел, 200 сум, дип әйтеп торам, ләбаса. 2 мең сум сорасаң, әлеге акчаның максатчан тотылачагы турында, гомумән дә, кандидатлык диссертациясе яклаган кебек аңлатма таләп ителә. Авылда бер егет:”Ике сыер асрап, каймакны күргән юк”, – дигән иде шулай. Минем дә әле эшләп йөргән булып һәм пенсия алып, 2 мең сумлык акчаны күргән юк. Салават дус әйтмешли, кесәгездә булган чагында, бер тоттырып күрсәтерсез әле “ике меңлекне”.
Хатынымны әйтәм, саранның да сараны инде. Әйбер чагыштырып караганда беленә, диләр бит. Әлмәт халкы минем хатыннан да саранрак бугай. Әлеге шәһәрдә яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычы 372 миллион сумга, ә идарәче компанияләрнеке 742 миллион сумга җиткән. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин быелның февраль аенда Әлмәттә узган җыелышта:”Болай була алмый бит инде”, дип чиктән тыш гаҗәпләнде. Шаккатты, дисәм, дөресрәк булыр.
Премьер-министрга әйтәм әле бер очраганда, ревизия комиссиясе составында минем хатынны да Әлмәткә җибәрсен. Бухгалтер хатын барсамы?! Ул анда идарәче компанияләр җитәкчеләреннән башлап, шәһәр мэрына кадәр “дебет -кредитларын” укытачак. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычлары бер атна эчендә бетәчәк, әйткән иде диярсез.
Хатыным:”Син 50-60 мең сум акчаңны сөяркәңә биреп барасың”, – дип бәйләнә башлады әле соңгы вакытта. Тегеләй дә, болай да аңлатып карыйм, ышанмый тек ышанмый. “Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Думасы сессиясендә, 2024 елның ахырына уртача хезмәт хакы 90 мең сум, дип үзе әйтте. Бөтен акчаңны алып кайтып тапшыра торган бул моннан ары”, – дип күзне дә ачырмый.
Татарстанлыларның 2024 елның октябрендәге уртача хезмәт хакы 76,8 мең сум булган. Авылда яшәүче эш урынсыз ирләрне кызганам. Хатыннары вәт таптыра инде аларга 76,8 мең сумны. Ялгызаклар бу акчаны төшләрендә күреп саташадыр, билләһи.
Мин дә “уртача хезмәт хакы” чыгарып утыручы белгечләрне эзли башлыйм әле. Язгы якта тапсам, май кычытканы белән бер җирләрен чәбәклим, кеше котыртып йөрмәсеннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар