Иселбану апа Нәбиуллина газетабызны басыла башлаган беренче көннәреннән бирле өенә алдыра. 92 яшендә булуына карамастан: «Лупа белән булса да, газеталарны укып барырга тырышам, дөнья яңалыкларыннан артта калырга ярамый», - ди.
«Шәһри Казан» газетасының соңгы җиде елда басылган саннарын туплап саклый. Үзе укыганнан соң, газетабызның кайбер саннарын күрше Ульян өлкәсендәге туганнарына да почта аша җибәрә.
Иселбану апа быел да, беренчеләрдән булып, «Шәһри Казан»га язылды. Сез дә өлгерәсез әле.
2016 елның икенче яртыеллыгына газетага язылуның соңгы көне - 17 июнь.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар