Нәрсә ул мәхәббәт? Ә аны кайдан эзләргә? Кайчакта язмышың сине үзе табар кебек тоела, ләкин бу чынлыкта да шулаймы?
Бер танышым турында да сезгә дә бәян итәргә булдым әле.
«Югары уку йортларның берсендә икенче курста укыган чагым, бер имтиханны уңышсыз бирдем дә, кәефем төште. Курсташым төнге клубка чакырды, янәсе: "Күңелеңне күтәрерсең, ә бәлкем, Тарзан белән танышырсың", дип тә көлде әле. Шулай килеп чыкты да. Булачак ирем ул көнне стриптиз биюен башкаручы Фараон иде, ләкин мин хәтта игътибар да итмәдем. Ниндидер мизгелдә ул грим бүлмәсеннән чыкты да залда югалды. Ни гаҗәп, ул мине үзе үк эзләп табты, таныштык, телефоннар алмаштык, ул мине дус кызым белән бергә өйгә алып кайтырга тәкъдим итте. Бернинди җитди уй да юк иде. Беренче күрешү ике атнадан соң булды. Ул мине университеттан каршы алды. Гәрчә, төнге клубтагы чыгышы вакытында ул миңа ошамаса да, гадәти тормышта ул миңа кызыклы булып тоелды. Ул профессиональ биюче икән, буш вакытында төнге клубларда чыгыш ясый.
4 елдан соң без өйләнештек, кызыбыз туды. Вакытлар узу белән «стриптиз» юкка чыкты. Ул үзенең бию студиясен ачты. Хәзер балаларны бию осталыгына өйрәтә. Иремнең элекке стриптизер булуы турында беркем белми. Хәзер безнең бөтенләй башка тормыш».
Ризәлә.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар