16+

Ә мине беркем дә тапмады, әни!

Ничек шулай туры килгәндер, палатадашларымның дүртесе дә – тәрбиячеләр.

Ә мине беркем дә тапмады, әни!

Ничек шулай туры килгәндер, палатадашларымның дүртесе дә – тәрбиячеләр.

Әлбәттә инде, сүзнең ниндиен генә башласалар да, ахыр чиктә ул барыбер балаларга, эшкә килеп тоташа. 
Мәктәптә эшләгәндә искәргәнем булды, үзем дә шундый идем: кая барсам да мәктәп, укучылар арттан “ияреп” йөри иде...

– Хәзер балалар бакчасында яшьләр озакка тоткарланмый, – ди Марина исемлесе. – Бездә бит балаларны үлеп яратмасаң, эшләп булмый. Минем кайвакыт эштән кайтканда, авызымны ачып сүз дә әйтерлегем дә калмый. Ирем, нигә сөйләшмисең минем белән, ди.
– О-о-о, Николаевна, хәзерге яшьләр, – дип кушыла икенче тәрбияче. – Телефон тотып утырып, бала карарга килә бит алар! За детьми-то глаз да глаз нужен!
Алар барысы да марҗалар, бер-берләренә йә исем белән, йә аталарының исеме белән эндәшәләр. Озак еллар бергә эшләгән кешеләр. 

– Беренче сабагымны әле дә хәтерлим мин, – дип сүзгә кушылды мөлаем йөзле өченче тәрбияче. – Эшкә килгән генә мәлем. Төркемнәрдә балалар бик күп, әле барысының исемен истә калдырып та бетермәдем. Шулай беркөнне, эш сәгате тәмамланмаган иде әле, балаларны озаттым да бераз алданрак кайтып киттем. Биш-ун минут булгандыр инде булса. Район үзәгендә алай алдан кайту бик юк инде, сирәк кенә иртәрәк җибәрәләр. Кайтып, сәгать ярым узды микән, ике сәгать үк булдымы, өемә чәчләре-башлары тузган, йөзләре агарган заведующиебыз белән бер баланың анасы килеп кермәсенме?  – Максим кайда? – Кайда ул?Мин ни ә дип, ни җә дип әйтә алмыйм: карадым да каттым. Йөрәгем табан астына төшеп китте. Бераздан хушыма килеп, телемне әйләндерерлек хәлгә килгәч: – Сез алып китмәдегезмени аны? – дип Максимның анасына ахмак соравымны да бирдем әле. Өчәүләп балалар бакчасына йөгердек. Район үзәгенең бер башыннан икенче башына диярлек бу. Әле телефоннар чыга гына башлаган вакыт. Заведующийның гына ирендә машина бар, ә хәбәр бирергә җай юк.  Бакчага барып җитү белән, бөтен утларны яндырып, бөтен бүлмәләрне карап чыктык. Юк Максим! Беркайда юк бала! Минем шунда гына исемә төште: кайтып китәр алдыннан качышлы уйнаган идек без. Кыяр-кыймас кына шул турыда әйттем.  – Ахмак!  Шулай гына диде дә, заведующиебыз бүлмәсеннән фонарь алып, мәйданчыкка ташланды. Өчәүләшеп кычкырып-кычкырып эзлибез. Берзаман кечкенә өйдән (алар күп бит инде мәйданчыкта) Максим килеп чыкмасынмы!
– Мин монда.
Үзе йокылы күзләрен уа.
– Ә мине беркем дә тапмады, әни!

Шул вакытта безне күрсәгез сез. Әнисе елый, мин үкерәм. Ни нык тоелган заведующаябыз да бераз тын торды да безгә кушылды. Безгә карап торды-торды да, Максимыбыз да елый башлады.

Качышлы уенында кечкенә өйгә кергән дә, тапмауларына сөенеп утыра торгач, йоклап киткән икән балакай. 
Күз алдына китерегез: әнисе бераз соңарып бакчага килгән, ә бала юк. Бөтенесен алып бетерделәр, диләр. Аннары шок хәлендәге мөдир белән бергә минем янга йөгергәннәр.

Шул хәлдән соң, нык эләкте миңа. Гомерлек сабак булды ул: хәзер бөтен бүлмәләрне, мәйданчыкны тикшереп чыккач та бераз көтеп торам әле. 
– Максим яраланып кайткан диләр, ишеттегезме? – Марина дигәне сорап куйды. – Бөтенләй сөйләшми, ди, имеш. 
– Болай да аз сүзле, бик тыныч бала иде ул.
– Монысы качышлы уены түгел шул, -диде өлкәнрәк тәрбияче, авыр сулап. – Качып калып булмый.
Барысы да тынып калды. Сүзне озайтасылары килмәде. 
Тынлыкны кыскартып, шәфкать туташы килеп керде. Уколлар, системалар...
Тормыш дәвам итте. Кайдадыр бер ана гына улы өчен әрнидер. Хәер, меңләгән ана сугыш уенының тизрәк бетүен көтәдер. Улларының кайтып:
– Мин монда! – дип әйтүен.

Лилия Фәттахова.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

3

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Я, бер Аллам, тизлек бу сугышлар бетсен иде инде! Узем дэ 23ел тэрбияче булып эшлэдем, куп вакыт 2 смена. Ойгэ кайткач, авызны да ачасы килми иде. Миңа да ирем"ник сойлэшмисең? ", ди иде, " Лимит бетте", ди идем

    Мөһим

    loading