16+

Алсу Мөсәвирова: «Читтә яшәүчеләр өчен минем эшләр туган як төсе булып тора» (ФОТОЛАР)

Соңгы елларда милли рухта тегелгән киемнәр, бизәнү әйберләре популярлашып китте. Дизайнерлар бер-берсе белән ярыша-ярыша төрле зәвыклы әйберләр тәкъдим итә.

Алсу Мөсәвирова: «Читтә яшәүчеләр өчен минем эшләр туган як төсе булып тора» (ФОТОЛАР)

Соңгы елларда милли рухта тегелгән киемнәр, бизәнү әйберләре популярлашып китте. Дизайнерлар бер-берсе белән ярыша-ярыша төрле зәвыклы әйберләр тәкъдим итә.

Фешин исемендәге Казан сәнгать көллиятендә белем бирүче Алсу Мөсәвирова да күннән ясаган алкалар, чәч каптыргычлары, муенсалар, букчалары белән сокландыра.

Аның тупланмасындагы «Шәһәр йөрәге» сумкасы быел Татарстанның туристлар өчен иң яхшы сувенир товары бәйгесендә «Этнография» төрендә җиңү яулады. Алсу татарларның традицион каюлы күн техникасын кулланып, паннолар да эшли әле. «Михраб» дигән панносы белән ул күптән түгел Бакый Урманчега багыш­лап Казанда үткәрелгән респуб­лика күргәзмәсендә катнашкан. Ясаган шәмаилләре узган ел «минем гаиләм шәмаиле» Бөтенроссия бәйгесендә тәкъдим ителде.



Алсу Чаллы кызы. Казанга моннан ун ел элек күченгән. Әти-әнисе кызлары бухгалтер булыр дип хыялланса да, ул кечкенәдән сайлаган иҗат эшенә тугры калган.

- Берничә ел Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтында графика бүлегендә белем алдым. Анда гел рәсем ясау белән генә шөгыльләндек, шуңа күрә Казанга кул эшләрен сагынып кайттым. Аннан соң минем милли бизәкле бизәнү әйберләре ясыйсым килде. Үзем дә авыр тимер алкалар, муенсалар яратмыйм. Кибетләрдә алар барысы да бер төрле. Шуңа күрә үз кулларым белән бизәнү әйберләре ясарга булдым. Соңыннан кешеләр дә кызыксынып китте. Ясап бир әле дип, үзләре мөрәҗәгать итә башлады. Бер кыз киңәше белән, чәч каптыргычлары ясый башладым, - ди Алсу.



Алсу сүзләре буенча, күн эшләнмәләр безнең якларга Азиядән килгән. Нәкъ менә бездә сакланып калганга, аны «Казан җөе» дип йөртәләр. Әле күптән түгел, 1990-2000 елларда милли бизәкләрне бары тик музейда экспонат урынына яисә сәхнә киемнәрендә генә күреп булса, бүген Казан кызлары төрле чараларга читек, түбәтәйне теләп кия.



- Миллилекне саклап калырга кирәк. Ләкин милли әйберне халыкка җиткерә белү мөһим. Мәсәлән, шул ук милли күлмәкләр заманча таләпләргә туры килергә тиеш. Хәзерге яшьләр андый әйбергә тартыла. Чит җирләрдә дә эшләремне яратып алалар. Рига, Башкортстан, Мәскәү, Сахалиннан заказ бирүчеләр бар. Читтә яшәүчеләр өчен минем эшләр туган як төсе булып тора. Ә аларның Казан кебек милли үзәктән килүе алар өчен могҗизага тиң, - ди Алсу, елмаеп.

Алсу әле кызларга бөтенләй хас булмаган әйбер - агач эшләнмәләр белән дә шөгыльләнә. Бу аның бабасыннан күчкән осталыгы. Ул да кайчандыр агачтан тәрәзә рамнары ясый торган булган. Университетта, диплом эше буларак, Алсу Коръән аслыгы ясый, аны милли орнамент чигелгән күн белән бизи.



- Мин андый эшләрдән тәм табам. Нинди дә булса эшләнмәне уйлап чыгаруга, аны тизрәк ясап, нәтиҗәсен күреп шатланасым килә, - ди кыз.

Милли бизәкләр яратучыларга Яңа елга яшь дизайнер күчтәнәч тә әзерли. Тиздән күннән матур баш киемнәре булдырырга уйлый ул.

Бу елның ноябрь аеннан Алсу Татарстанның Һөнәрчеләр палатасы әгъзасы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading