16+

Американың симез хатыны белән яшәп карадым

Себер якларында эшләп, туган авылыма кайтып төштем. Акча да шактый тупланды, өйләнеп, нигезгә кабат җан кертергә исәп.

Американың симез хатыны белән яшәп карадым

Себер якларында эшләп, туган авылыма кайтып төштем. Акча да шактый тупланды, өйләнеп, нигезгә кабат җан кертергә исәп.

Ләкин ансат кына эш булып чыкмады бу өйләнү дигәннәре. Авылда бер кыз әсәртәсе калмаган. Мәктәпне тәмамлауга бармак белән генә санарлык кызлар шәһәрләргә китеп бара икән. Колхозлар чагында яшьләрдән җирдә төпләнеп калучылары була иде инде аның, барыбер дә. Калхуз да таратылды, яшьләр дә бетте. Сыйныфташ кызлар да калмаган, инде әллә кайчан кияүгә чыгып, бала үстерәләр. 

Күрше авылларны барлап чыктым. Менә сиңа мә, анда да кызлардан җилләр искән. Берсенең киңәшен тыңлап интернетка игълан элдем. “Йорт-җир, каралты-кура яхшы. Бер сыер, биш сарык, ун тавык асрыйм. Унбиш сутый бәрәңге һәм дүрт сутый яшелчә бакчасы бар. Егылып эчмим, тәмәке пыскытам. Кияүгә чыгарга теләгән кызны авылда көтәм”, – дидем. Озакламыйча җаваплар килә башлады, аларның күбесендә “үзең эшлә моның кадәр эшләреңне” дип язылган иде.

 Пипелдәгән авазга телефонны кабызып карасам, Америкадан Саманта исемле кыз: “Сезнең кандидатура миңа бик ошады, тиздән килеп җитәрмен”, –дип хәбәр салган. Америкадан кадәр Америкадан җәһаннәм тишегендәге татар авылына нинди юләр кайтсын инде? Хәбәрне чынга алмадым. Ялгышканмын, хәй, ялгышканмын! Шул мизгелендә үк “кирәкми” дип җавап җибәрәсе калган да соң. 

Ураз капканың кече капкасыннан сыер да иркенләп йөри минем. Шул кече капкага кысылып, “эскюзми” дип кычкырган хатын-кызны күреп, тәгәрәпләр китә яздым. Үзе таныштырмаса да аңладым, бу минем – Америка кәләше Саманта. Күрсәгез сез әлеге Америка хатынының симезлеген, шыксызлыгын. Аның белән чагыштырганда авылның таза хатыннары зифа гәүдәле фотомодельләр рәвешендә генә калды. Бу хатын Америкадан йөк самолетында яки авианосец корабында килгәндер, мөгаен.

Кече капкадан кире урамга төртеп чыгарып, ураз капканың олы капкасыннан кертергә туры килде моны. Безнең әвәрә килүебезне ярты авыл күзәтеп торды. Кешене кире җибәреп булмый, ләбаса. Татар сабыр һәм киң күңелле бит инде ул. Саманта бераз русча сукалый икән. 

– Бездә ашарга хатын-кыз пешерә, төшке ашка берәр нәрсә әзерлә, – дим.
 “Амсор-ри”, – дип күзләрен шакмакландырды бу. 

– Америкада демократия, хатын-кыз ашарга әзерләми. Сезнең монда кабартма кафесы юк штули? – дип, үзе кайтарып сорау бирде. 
Көн саен район үзәгеннән кабартма китертә. Эшкуарларын әйтер идем, мичләре җимерелгере нәрсәләр. Авыл хатыннарын камыр ризыгы әзерләү сәләтеннән тәмам биздереп бетерәләр инде, әй. Төрле районнар машиналары көн саен диярлек кабартма, паштет-пирог ише ризыкларны сатып йөри. Хатын-кыз башым белән машинадан пирог сатып алып, урам буенча күтәреп кайтырга оялыр идем, билләһи.

– Бездә керләрне хатын-кыз юа, киемнәр пычранды, – дим.
 “Амсор-ри-и”, дип күзләрен тагын да зуррар итеп шакмакландырды бу.
 – Америкада демократия, хатын-кыз кер юмый. Сезнең монда химчистка яки кер юу урыны юк штули? – дип, үзе кайтарып сорау бирде.

– Кер юу урыны бар. “Чишмә” дип атала, – дип, чиләкләргә каралаган керләрне тутырып, олы капкадан чыгарып җибәрдем. 
Каһәр суккыры, Саманта кайтмый да, кайтмый. Бер заман пош-пош килеп кайтып керде бу. Йортлардан “Чишмә” дигән игълан тактасын эзләп, авылның аргы очына кадәр барып җиткән Америка миңгерәве. 

 – Бармакларым салкын суда өшеде, – дип, ярты сәгать елап утырды.
 – Шыңшып утырырга вакыт юк. Көтүдән сыер кайтты, саварга кирәк, – дип, чиләк тотырып, абзарга чыгарып җибәрдем.
Бер заман “хелзми”, “ярдәм” дигән авазга йөгереп чыксам, Саманта абзар сайгагында егылып ята. Мин әле аны башта тезмәдән тәгәрәп төшкән печән тюгы-йомраны, дип торам, хәтта. Көчкә бастырдым аякларына. Сыер яратмыйча этәреп җибәргән, ярый әле мөгезе белән кадамаган. 

Саманта төне буе үз телендә сукранып утырды да, иртән: “Гуд бай!” – дип, китеп барды. Автобус ишегенә көчкә сыйды, мин сиңа әйтим. Күрше-тирә мужиклары автобуска кертергә булышты, тегенең артыннан төртә-төртә рәхәтләнделәр. Китә генә күрсен! Сыерга тәмледән-тәмле азык кына ашатам, “Америка зәхмәтеннән коткардың”, – дип аркасыннан сыпырам. Сыер акыллы ул, “икебез дә котылдык”, дигәндәй башын чайкый. Яңа туган бозауга “Саманта” дигән кушамат тактым. Бозау кече капкага сыймастай булып үссә дә ярый, ичмаса.

Авылыбызга шәһәрдән бер хатын күченеп кайтты. Күрештек тә, кавыштык. Үзебезнең татар хатын-кызлары алтын инде, әй. Ашарга пешкән, кер юылган, терлекләр каралган, яшелчәләргә сулар сибелгән. Боерган булса, бер “елак” туарга тора. Кая, хатынны карап керим әле, эштән башы чыкмый. Минем әнием кебек бәрәңге бакчасында бәби тапмасын тагын.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

14

37

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Шэп!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бездэ хатыннар- хезмэтче инде

      Мөһим

      loading