16+

Анастасия Сорокина: “Модада - чалма чалу»

Мода дигәнең әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Чалмадан элгәре мөселман ир-атлары гына йөргән. Тора-бара аны хатын-кызлар да үз иткән. 2000 еллардан алып кабат модада.

Анастасия Сорокина: “Модада - чалма чалу»

Мода дигәнең әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Чалмадан элгәре мөселман ир-атлары гына йөргән. Тора-бара аны хатын-кызлар да үз иткән. 2000 еллардан алып кабат модада.

Шунысы уңай: кичке бәйрәм чараларында да ул ят булып кабул ителми. Киресенчә! «Клэр», «Габриэль», «Жермен», «Жанна»... Ул үзе иҗат иткән тюрбан һәм чалмаларына шундый исемнәр бирә. Баш киеме дизайнеры - Анастасия Сорокинага нибары 32 яшь һәм бу чибәр ханымның инде үз бренды, Казан үзәгендә үз кибете бар. Әлеге эш белән Анастасия кайчан шөгыльләнә башлаган соң?
- Балачактан ук вакыты-вакыты белән колакларым авыртты. 2009 елның җәйге челләсендә колакларым авыртуы көчәйгәч, аларны дәвалап җылыту процедурасыннан соң, үзем теккән башлык киеп, эшкә киттем. Урамда да, фитнес белән шөгыльләнү үзәгендә дә мине беркем аңламады. «Сезгә эссе түгелме, утыз градус бит?» - диделәр. Мин бу вакытта Уфа фитнес индустриясенең иң яхшы үзәгендә эшли идем. Беркөнне бергә эшләүче кыз, ә аннан соң үзәкнең табибәсе дә үзләренә шушындый ук башлык тегеп бирүемне үтенде. Каршы килмәдем. Бераздан аларның дуслары, туганнары да шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Соңрак мин хәтта тегәргә өлгерә алмый башладым. Белемем буенча - музыкант мин. Уфа сәнгать училищесын кызыл дипломга тәмамладым.
Уфада һәр елны үткәрелә торган «Евро - Уфа - Азия» конкурсында катнашырга булдым. Бу үз-үземә булган ышанычымны арттыру өчен кирәк иде.
- Һәм Сез бу бәйгедә җиңеп чыктыгыз!
- Беренче урынны алдым. Баш киемнәремне шулкадәр ошаттылар. Соңрак Санкт-Петербургта үткәрелгән Сәнгать атналыгында да катнаштым. Шөгылемне алга этәрү һәм тукымалар сатып алу өчен, ике җирдә эшләргә туры килде. Ләкин көннәрдән бер көнне мин төп эш урынымнан киттем. Ике ай, күңел төшенкелегенә бирелеп, өйдә утырдым, урамга да чыкмадым хәтта. Фикерләремне җыя алмадым. Аннан соң, бар ихтыяр көчемне туплап, бәйгеләрдә катнаша башладым. Башлыкларым Уфаның «Осталар шәһәре» ярминкәсендә дә, Самарада үткәрелгән «Sunday Up Market» дизайнерлар базарында да яхшы сатылды. 2013 елны Универсиада алдыннан дусларым белән Казанга юл тоттым. Казан миңа бик ошады. Кая карама, чисталык, тәртип. Ел ахырында мин инде Казанга күченеп килдем. Гаилә корып, ирем Артем белән эшебезне бергәләп дәвам иттек.
- Сезнең баш киемнәрегезне кемнәр тегә? Коллективыгыз зурмы?
- Башта бер тегү цехы белән килешү төзергә теләгән идек. Ләкин алар безнең тәкъдимебездән баш тарттылар. «Сезнең башлыкларның вак детальләре күп. Аларны теккәнче, без итәге идәнгә кадәр җиткән күлмәкләрне тизрәк тегәчәкбез», - дип аңлаттылыр. Баш киемнәребез - сыйфатлы кашемир, мамык, ефәк, бәрхет, йон тукымалардан. Бүгенге көндә аларны 26 ел эш стажы булган бай тәҗрибәле тегүче тегә.
- Сез, чалмалардан тыш, эшләпәләр, кепкалар һәм хәтта… пилоткалар тегәсез. Бу ассортимент арасыннан пилоткаларыгызны сатып алучылар бармы һәм, гомумән, сезнең сатып алучыларыгыз кемнәр?
- Пилоткаларны үзем дә еш киям. Кыш көне аны җылы, матур яулык өстеннән кию җайлы. Баш киемнәребезнең йон тукымалардан тегелгән кышкы вариантлары да җитәрлек. Даими сатып алучыларыбыз Нью-Йоркта, Мюнхенда яши. Үзебезнең сәнгать әһелләре арасыннан да дусларыбыз күп. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина - чалмаларыбызны, ә Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов шарф-галстукларыбызны үз итте.
- Сездә чалма тектерүче ир-атлар бармы?
- Әйе. Режиссер Джондо Шенгелия. Ул Мәскәүдә яши.
- Ә мөселман хатын-кызлары өчен тегелгән ак чалмалар коллекциягез кайчан барлыкка килде?
- Тегә башлавымның беренче көннәрендә үк. Уфада чагымда бер яшь мөселман хатыны мөрәҗәгать итте. Эшемнән канәгать калды. Ә бер төндә бик уңышлы тюрбан конструкциясе идеясе башыма килде. Һәм мин... кайчы, кәгазьләр тотып, эшкә керештем. Онытмас өчен, фотосурәткә дә төшереп бардым. Бу тюрбан бик күпләргә килешә! Хәзер инде төрле бәйрәмнәрдә, кәләшләргә никах туенда киярлек зәвыклы тюрбаннар да тегә алабыз. Аларга ихтыяҗ бар. Март аенда мода белгече Александр Васильев Казанда «Шәрык һәм мода» дип аталган өч сәгатьлек мастер-классын үткәрде. Ул да: «хәзер тюрбаннар, киң балаклы чалбарлар һәм озын итәкләр модада, алдагы елларда да күп хатын-кызлар башларына яулыклар бәйләп йөриячәкләр», - дип шәрехләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading