- Кан басымы югары булганда, кешенең күңеле болганырга, башы авыртырга, хәле авыраерга тиеш. Организм үзгәрешләрне тоймый икән, бу дөрес түгел, еш кына шул рәвешле кеше инсульт булганны да сизми кала. Шуңа да олы яшьтәгеләргә кан басымын даими үлчәп торырга кирәк, - ди ашыгыч ярдәм хезмәтендә тугызынчы елын эшләүче Илнур.
Программист булырга хыялланса да, язмыш аны медицина өлкәсенә китергән.
- Бирегә килгәннәрнең, гадәттә, унысыннан дүртесе генә эшләп кала. Ә кала икән, димәк, озакка. Бары һөнәреңне яратсаң гына эшләп була монда. Иң мөһиме - җаваплылык, түземлелек, авыруны аңлый белү, тәҗрибә кирәк, - ди Илнур.
Аның ашыгыч ярдәм хезмәте машинасында бала таптырганы, авыруның соңгы сулыш алганын күргән чаклары да булган. Җәй көне чакыруларга ашыгыч медицина ярдәме станциясенә кайтартылган махсус мотобайкларда да чыга икән.
- Казанның тар урамнарына керү өчен мотоцикллар җайлы, вакыт ягыннан да тиешле урынга тизрәк килеп җитәсең, - ди Илнур Миңнуллин.
Тайдым. Егылдым. Гипс
Алинәнең фельдшер булып эшли башлавына бер еллап кына икән.
- Шөкер, бүген медицина модернизацияләнә. Ашыгыч ярдәм машиналарында барлык уңайлыклар да тудырылган, кирәкле җайланмалар бар. Эш җиңел түгел. Шулай да тәҗрибә туплар өчен нәкъ менә ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләү файдалы. Төрле авырулар белән очрашасың. Илнур янәшәдә булганда, үземне ышанычлы тоям. Төнге сменаларда нинди очраклар гына булмый. Исерекләр, сугышкан яшьләр... Андый урыннарга полиция хезмәткәрләре дә чакыртыла анысы, шулай да янәшәңдә ышанычлы терәк булганда яхшырак, - ди фельдшер Алинә.
Машинага чыгып җитәргә дә өлгермәдек, тагын бер чакыру. 74 яшьлек бабай кулын сындырган. Фатирга килеп керүгә, спирт исе борынга бәрде. Әллә йокыдан исергәннәр, әллә бәйрәм шаукымы - бабайның кызы да, әбисе дә, үзе дә чайкалып-чайкалып китәләр. Бабай кулын атна башында ук сындырган булган. Хастаханәдә гипс салып җибәргәннәр. Хәзер менә тагын шул кулына егылган. «Аш бүлмәсенә генә чыккан идем, таеп киттем», - ди. Югыйсә, әле бер ай элек кенә югары уку йортында студентлар укытып йөргән. Моңа кадәр егылганы булмаган. Бабайны киендереп, хастаханәгә алып киттек. Кызы озата барды. Иңбашы, терсәге чәрдәкләнеп сынса да, бабай сиздерми. Авыруның көче нәкъ менә түземле булудадыр, мөгаен. «Авыртмый», - дигән була. Кызы исә рәхмәтен җиткерергә ашыга.
- Сезнең кебек табибларны күргән юк иде әле. Рәхәт сезнең белән. Тынычланып китәсең, - ди.
7нче шәһәр хастаханәсендә кизү торучы табиблар алып калды бабайны. Чакырулар минут саен. Табиблар махсус планшет, рация, кесә телефоны аша да кабул итә аларны. Бер станциягә тәүлегенә якынча 1400ләп шалтырату килә. Кайвакыт бригада хезмәткәрләренең бәдрәфкә барырга да вакытлары калмый. Буш вакытларында сумкаларындагы кирәкле медикаментларны барлыйлар. Ашар өчен вакыт каралган анысы, хәтта үзләренең уңайлы гына ашханәләре дә бар. Тик чакыру була икән, ашау кайгысы калмый. Барын да калдырып, ашыгырга туры килә. Төнлә йөрәк-кан тамыры авырулылардан чакырулар күбәя. Сәгать 18.00дән 22.00гә кадәр юл һәлакәтләре еш була. Ял көннәрендә клубларда, барларда сугышалар, исерекләр күп. Аларны, тән җәрәхәтләре булмаса, әле бер ай элек кенә ачылган айныткычка илтәләр. Кайвакыт, бармагы киселгәнгә ашыгыч медицина ярдәме чакыртучылар да бар. Ялгызлыктан интеккән карт-карчыклар да гел шалтырата. Һәр чакыру буенча бригада диспетчерга хисап рәвешендә язмача аңлатма тапшыра.
Комментарийлар