16+

Асия Гобәйдуллина: «Түзәр хәлем калмады... »

«Түзәр хәлем калмады... Шундый тормышта яшәр өчен гомер буе бил бөктемме?» - дип зарланып шалтыратты Әмәт бистәсеннән Асия Гобәйдуллина. Асия апа яшәгән ике катлы кирпеч йорт 1958 елда ук салынган. Беренче каттагылар, фатирларын зурайтып, ишегалдына янкорма төзеп куйганнар. Без сораштырган кешеләр арасында йорт начар дип зарланучылар булмады да диярлек. Баксаң,...

Асия Гобәйдуллина: «Түзәр хәлем калмады... »

«Түзәр хәлем калмады... Шундый тормышта яшәр өчен гомер буе бил бөктемме?» - дип зарланып шалтыратты Әмәт бистәсеннән Асия Гобәйдуллина. Асия апа яшәгән ике катлы кирпеч йорт 1958 елда ук салынган. Беренче каттагылар, фатирларын зурайтып, ишегалдына янкорма төзеп куйганнар. Без сораштырган кешеләр арасында йорт начар дип зарланучылар булмады да диярлек. Баксаң,...

«Түзәр хәлем калмады... Шундый тормышта яшәр өчен гомер буе бил бөктемме?» - дип зарланып шалтыратты Әмәт бистәсеннән Асия Гобәйдуллина.
Асия апа яшәгән ике катлы кирпеч йорт 1958 елда ук салынган. Беренче каттагылар, фатирларын зурайтып, ишегалдына янкорма төзеп куйганнар. Без сораштырган кешеләр арасында йорт начар дип зарланучылар булмады да диярлек. Баксаң, Бөек Ватан сугышы ветераны 92 яшьлек Асия апага башка нәрсәләр тынгылык бирми икән. Ул өске каттагы күршесе белән тыныша алмый. Күршесе су бастырганнан соң, Асия апаның түшәме ярылган. Күршесенә берничә тапкыр ремонт турында сүз кузгатып караган, әмма тегесе кул гына селти, ди.



- Су басуы бер хәл, эте яман аның, өргән тавышка йоклый алмый ятам. Ник мин шушы яшемә җитеп, шулай газапланырга тиеш соң? Яшьлегемдә дә җитәрлек михнәт күрдем югыйсә, - дип зар елый Асия апа.
Укучыбыз тумышы белән Спас районының Әҗмәр авылыннан. Сугыш елларында мәктәптә укыткан. Яу кырыннан яраланып кайткан әтиләре гүр иясе булганнан соң, карап торган сыерлары да үлеп киткәч, хәерчелектә калган гаилә яшь кызны Казанга озата. Ул башта Казан университетына китапханәче белгечлегенә укырга керә. Әмма бер атна укыгач, кияргә кием, ашарга ризык булмаудан, барысын да ташлап, итек басу фабрикасына эшкә урнаша. Озак еллар төрле завод-фабрикаларда эшли. Әмәт бистәсендәге фатиры да үз тырышлыгы нәтиҗәсендә алынган.



- Бу йортны үзебез салып чыктык дисәң дә була. Төзелеш вакытында да күп көч куелды. Эчке эшләрне башкарганда да үзебез башлап йөрдек. Миңа ремонт ясарга ярдәм иткән күршедәге ир-атка бүген дә бурычымны түлим әле. Шуңа да кадерле бу йорт безгә, үзем теләгәнчә яшәргә мөмкинлекләр булмавы гына аяныч, - ди Асия апа.

Янында ярдәм итәр кешесе дә юк. Ире күптән вафат. Бертуганнары да еракта. Кызы Мәскәү каласында яши. Улы фаҗигале төстә үлгән. Мәскәүдә яшәүче оныгы берничә мәртәбә үзе белән алып китәргә теләгән анысы, тик үзе дә вакытлыча фатирда яшәгәнгә, өстәвенә физик яктан мөмкинлеге чикле баласын да тәрбияләгәнгә, тагын тукталып калган.



- Ярый, социаль яклау бүлегеннән хезмәткәрләр килеп ярдәм итә. Чүбемне түгәләр, памперслар, кирәкле даруларны алып кайтып бирәләр, - ди Асия апа.

Ә менә башка эшләрендә аңа каршы йортта яшәүче бер кыз булыша. Дөрес, бушка түгел, хезмәте өчен Асия апа аңа ай саен 10 мең сум түләп тора.
Өске каттагы күршесе белән сөйләшергә теләп ишеген шакысак та, ачучы булмады. Су басу мәсьәләсендә барысы да аңлашыла кебек. Закон нигезендә, бу очракта барысын да суд аша хәл итәргә була. Әгәр бу хәл килеп чыгуда идарәче компаниянең катнашы юк икән (авария, стояк шартлау һәм башка очраклар), су басу өчен йорт милекчеләре җавап тота. Күршеләр килгән зыянны капларга тиеш була. Суд карары нигезендә, моны мәҗбүри эшләтергә дә мөмкин. Ә менә фатирда эт өрүгә килгәндә, Россия законнар җыелмасында моңа кагылышлысы очрамый. Дөрес, ни гаҗәп тоелса да, кайбер төбәкләрдә фатирда эт өрүгә карата да аерым кагыйдәләр кабул ителгән икән.



Мурманда, мәсәлән, «Административ тәртип бозулар турында»гы закон нигезендә, төнлә эт өрсә, 3-5 мең сум штраф каралган, ди.
- Фатир кешенең шәхси милке икән, без хуҗаны эт асраганы өчен җаваплылыкка тарта алмыйбыз, әлбәттә. «Тынычлык турында»гы закон буенча, 23.00 сәгатьтән 7.00гә кадәр тынычлык булырга тиеш. Әгәр эт төнлә йокларга комачаулый икән, күршеләре бу хакта участок полициясенә мөрәҗәгать итә ала. Шикаять нигезендә, без эт хуҗасы белән сөйләшәбез, әлеге мәсьәләне хәл итәргә тырышачакбыз, - диде «Вишневский» полиция бүлегендә участок полициясе Руслан Әбебәкеров.


Сорау, тәкъдим, фикерләрегезне редакциябезгә 8 (843) 562-50-12, 562-50-03 номерлары аша юллый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading